Бүген Министрлыкта Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшчәнлеге турында сөйләде. Ул, республика Идел буе федераль округында җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе буенча беренче урында тора, илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2,2%ын тәшкил итә, республика ил күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясенең 4%ын җитештерә, дип билгеләп үтте.
Министр экспорт күрсәткечләренә тукталды һәм, 2022 елда Татарстан Республикасыннан Төрекмәнстан Республикасына 1,24 млн. долларлык продукция экспортланды, дип ассызыклап үтте. Бу, күбесенчә, көнбагыш мае, кондитер ризыклары, майонез һәм башка соуслар. Төркмәнстаннан Татарстанга турыдан-туры импорт юк.
Яклар сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салуда зур кызыксынучанлык белдерделәр.
“Экспорт күрсәткечләре дә һәм импорт та бик түбән, дип саныйм. Ике республиканың да бу күрсәткечләрне арттыру өчен кулланылмаган мөмкинлекләре зур. Нәкъ менә шул юнәлештә безгә эшли башларга һәм үзара хезмәттәшлекнең конкрет нокталарын табарга кирәк”, - дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров.