Агросәнәгать комплексында цифрлаштыру елы: Марат Җәббаров еллык эшкә йомгаклар ясады

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Узган ел агросәнәгать комплексы 5 млн тонна ашлык җыеп алды, шулай ук республикада  беренче тапкыр, моңа  кадәр булмаган  2 млн тоннадан  артык күләмдә  сөт савып ала алдылар. Алынган нәтиҗәләрдә тармакны цифрлаштыру һәм автоматлаштыру зур роль уйнады.
2022 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының мәгълүмат системасына дәүләт статусы бирелде.
"РИВЦ" АҖ һәм Иннополис университеты белән берлектә эшләнгән геоинформация модуле ясалма интеллект ысуллары  ярдәмендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне цифрлаштырырга һәм һәр гектар  җир турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. 
Республикада агробизнеска заманча цифрлы технологияләрне һәм автоматлаштыру системаларын кертү эшләре актив алып барыла, аларның ахыргы нәтиҗәсе - белешмәләр  нигезендә предприятие белән идарә итү.  Бу турыдан-туры хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, җитештерелә торган продукциянең сыйфатына һәм чыгымнарның кимүенә тәэсир итә. 
Татарстанда автоматлаштыруның уңай тәҗрибәләрен ишәйтү өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен автоматлаштыруга чыгымнарны финанслауның пилот программасы булдырылды һәм ул актив эшли.
Автоматлаштыру программасының өстәмә шарты – үзебезнең ил компанияләрен җәлеп итү булды.
Өстенлек Татарстан компанияләренә бирелде, бу өстәмә рәвештә төбәктәге акчаларны саклап калырга һәм төбәктәге эшкәртүчеләрнең компетенцияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, үзебезнең программа белән тәэмин ителеш 88% булды.
  Утырыш ахырында  министр 2023  елга планнар  белән таныштырды.    
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International