Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алу өчен гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян  (фермер) хуҗалыкларын булдыру  һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру йөзеннән «Агростартап» грантын алуга  дәгъва  кылучыларны сайлап  алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307  кабинет. Гаризалар һәм документлар 2023 елның 27 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International