ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Теләче районында терлекчелек буенча зона семинарларына старт бирелде.  Алар республиканың 5 зонасында узачак. Бүгенге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, тугыз муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Күргәзмәдә 38 предприятие үзләренең яңа нәтиҗәле технологияләрен, җайланмаларын, инструментларын, ветеринария препаратларын, азык өстәмәләрен тәкъдим итте.

Татарстанның аграр предприятиеләре авыл хуҗалыгы өчен инновацион Россия препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнүгә юнәлдерелгән «Иннагро» сынаулар программасына йомгаклар ясыйлар.

2022 елның 5 - 8 октябрендә  24 нче “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда “Җитештерүдә сугарулы  җирләр файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе” номинациясендә Әлмәт районыннан “Авыл”  авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы көмеш  медаль белән бүләкләнде.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2023 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белешмәләренең  «Агрополия» бердәм цифрлы системасы киңәйде!


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының "Агрополия" мәгълүмат системасы даими модернизацияләнә, ул аннан һәркем файдалана  алырлык һәм  уңайлырак   була бара.

Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәрендә  14 мәйданчыкта,   Чаллы һәм Зеленодольск  районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә  3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә  гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече  хуҗалыклар   тәэмин итә.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында орлык заводын төзү проектын гамәлгә ашыра  башладылар. Заводта җитештерелә торган чәчү материалының 70%ы «Август-Агро» ИК хуҗалыклары ихтыяҗлары өчен тотылачак, шулай ук башка үсемлекчелек предприятиеләренә хезмәт күрсәтү һәм орлык сату да планлаштырыла. Завод «Август-Теләче» агрофирмасы базасында эшли башлаячак, бу аңа орлыкчылык хуҗалыгы статусын алырга мөмкинлек бирә. Мәйданның җитештерү куәте сәгатькә  10 тонна продукция җитештерерлек  булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International