Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының агымдагы елның гыйнвар аендагы  эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Чарада Министрлыкның муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Киңәшмәдә терлекчелекнең бүгенге актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Болар - мөгезле эре терлек санын  арттыру, фермаларны мәгълүмати   тәэмин итү һәм сыерларны ашату программалары турындагы  мәсьәләләр.
Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерүгә, шулай ук хуҗалыкларның эшенә даими анализ ясауга басым ясады.
Бүгенге көнгә 133,9 мең тонна сөт савылган, бу узган ел белән чагыштырганда 14 мең тоннадан артык  һәм  112% тәшкил итә. 34,5 мең тонна ит җитештерелгән, шулардан мөгезле эре терлек ите – 8 мең тонна, 2022 елга карата үсеш – 3%, дуңгыз ите – 7,8 мең тонна, кош-корт  ите - 18,4 мең тонна. 
Сөт җитештерү күләмен арттыруның уңай мисалына  Арча муниципаль районының «Кишет» ҖЧҖ хуҗалыгын китерергә була. Алар терлекләрне ашатуда соя ашлыгын актив кулланалар, бу терлекләрнең продуктивлыгын   арттыра. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 163%ка арткан. 
Авыл хуҗалыгы оешмалары гыйнвар аенда 133,9 мең тонна сөт сауган, артым - 14,6 мең тонна, узган елга карата 112%. Сөт җитештерү буенча алдынгылардан Кукмара, Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Алабуга, Мамадыш, Арча, Саба районнары билгеләп үтелде. Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнары үз мөмкинлекләреннән тиешле  дәрәҗәдә файдалана   алмыйлар. 
 Мамадыш, Кукмара, Минзәлә, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга районнары мөгезле эре терлек ите җитештерүдә  югары темплар күрсәтәләр. Әлки, Буа, Чистай, Чүпрәле, Кайбыч районнарында  тискәре динамика күзәтелә.   
Республика Рәисенең атлар санын 50 мең башка кадәр җиткерергә дигән йөкләмәсе бар. Беренчеләрдән булып Саба муниципаль районы атлар санын арттыра башлады, 2021 елга 191 башка арттырды һәм планда - 108 баш. Шулай ук планнан тыш арттыручылар  арасында: Алабуга районы - +22 баш, Әгерҗе районы -  +21 баш, Мамадыш районы - +27 баш.
Киңәшмә ахырында катнашучыларны 6 - 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе   кысаларында узачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә чакырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International