Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның “Минем кече Ватаным” Республика олимпиадасы узды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» V Республика олимпиадасы  финалы узды.


Ачылу тантанасында Һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Наил Хәмидуллин һәм Татарстан  Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җитәкчесе Асия Поварова чыгышлар  ясадылар. Комиссияне КДАУ кафедралары мөдирләре җитәкләде.


Яшь уйлап табучылар конкурсы инде 5 ел дәвам итә, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә уза.


 Яшь уйлап табучылар олимпиадага терлек азыгы әзерләү өчен яшелчә кискеч, катамаран-амфибия, өч тәгәрмәчле каракат-вездеход, пычрактан саклану өчен козырькалы ботинкалар, кар җыю җайланмасы һәм башка бик күп төрле кызыклы стандарт булмаган эшләнмәләр алып килгәннәр.


Гүзәл Фәссахова, олимпиада инде традициягә әверелеп китте, дип билгеләп  үтте.  Быел Татарстаннан 70тән артык уйлап табучы катнашты, күпләренең катнашуы  беренче тапкыр гына түгел.  Ул шулай ук кызыклы проектларның күп булуына игътибар итте. "Балаларның проектларын әзерләүгә үзләреннән зур өлеш  керткән, күп хезмәт башкарган, аларга  мәхәббәт һәм теләк  уяткан   укытучыларга һәм әниләргә аерым рәхмәт", - дип ассызыклады Гүзәл Фәссахова. 


Наил Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, әлеге конкурсның максаты - сәләтле балаларны ачыклау һәм киләчәктә аларны Казан  дәүләт аграр  университетына  укырга җәлеп итү.  “Конкурсның инде биш ел дәвам итүенә мин бик шат, аның географиясе киңәя һәм катнашучылар саны арта, яшь составы үзгәрүенә. Без сездә булачак студентларны, безнең югары уку йорты    укытучыларын һәм галимнәрен күрәбез”.


Юрия Поварова үзенең сәламләү чыгышында катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел артуга игътибар юнәлтте, кайбер уйлап табуларны бүген үк авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтте ул. "Сез - республиканың алтын запасы", - дип өстәде.  


Яшь  уйлап табучылар үз проектларын яклар алдыннан КДАУ музеенда булдылар, анда СССР чоры студентларының фотосурәтләрен, дәфтәрләрен  карадылар. Иң кызыклы экспонатларның берсен - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның   студент  билетын балалар аеруча кызыксынып карадылар.   


Йомгаклар ясалганнан соң, җиңүчеләргә сертификатлар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International