Бүген Биектау районында «2023 елның I кварталына терлекчелеккә йомгаклар һәм алдагы бурычлар» зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Эш сәфәрендә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты. Шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек, нәсел эше буенча консультантлары, ветеринария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы аграр югары уку йортлары вәкилләре, инвестиция компанияләре җитәкчеләре.
Киңәшмәдә хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, “Август-Мөслим” ҖЧҖ тәҗрибәсендә мөгезле эре терлекләр ашатуны һәм үрчетүне оештыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук терлекчелекнең калдык продуктлары мәсьәләсен карадылар. Тирес/тавык тизәген саклау, эшкәртү, икенчел эшкәртү, куллану: яңа кагыйдәләр, реаль практикалар.
Марат Җәббаров үзенең сәламләү чыгышында, бүгенге көндә 87% мәйданда тукландыру, 81%ында тырмалау үткәрелгән, дип билгеләп үтте. Язгы чәчү 772 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планлаштырылган мәйданның 42 процентын тәшкил итә. Шуннан арпа 72 процент мәйданда чәчелгән, язгы бодай - 36 процент, солы - 60 процент, борчак - 71 проценты, шикәр чөгендере - 59 процент, рапс - 40 процент, көнбагыш – 28 процент, азык культуралары - 8 процент, ашлык кукурузы 7 процент мәйданда чәчелгән.
Бүгенге көндә республикада тәүлеклек сөт җитештерү күләме 4,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 493 тоннага күбрәк (112%). Сөт җитештерүнең уңай динамикасына карамастан, ел башына сыерлар санының кимүе аеруча борчый. Өч ай эчендә сыерлар саны 4 мең башка кимегән. Иң күп санда Әлки районында кимегән (-1045 баш), Яңа Чишмә районында (-704 баш), Алексеевскида (-504 баш), Кайбычта (-484 баш) һәм Буа районында (-445 баш). Болар - безнең Красный Восток, Ак Барс, Август кебек эре инвесторлар үз эшчәнлекләрен алып бара торган районнар.
“Безгә терлекләрнең баш санын тотрыкландырырга һәм алга таба кимүгә юл куймаска кирәк. Шуңа күрә республикада терлекләрнең баш санын торгызу буенча үсеш нокталарын билгеләргә кирәк. Республиканың потенциалы бүгенге көнгә караганда күпкә югарырак. Без сезнең белән терлекчелек продукциясе җитештерүне арттырырга сәләтле. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Үз докладында Ленар Гарипов, республика буенча 401 мең тонна сөт савыдган, үсеш 43 мең тоннадан артыграк, бу узган елга карата 112% тәшкил итә, дип белдерде. Бер сыердан савым 10%ка арткан. Барлыгы 103 мең тонна ит җитештерелгән, шуларның 24 мең тоннасы мөгезле эре терлек ите, 2022 елга карата үсеш - 2%. Дуңгыз ите - 24,5 мең тонна, 101 %, һәм кош-корт ите 54 мең тонна диярлек, узган елга карата 694 тонна күбрәк.
Республика буенча мөгезле эре терлекләр 639 мең 563 баш исәпләнә, 2022 елга карата 99%. Читтән нәселле терлекләрне кайтару нәтиҗәсендә савым сыерлары 3 мең 438 башка арткан. Дуңгызлар - 451 мең баш, сарыклар буенча үсеш - 2%, кош-кортлар 17,3 млн. баш, 105 %. Атлар 18 мең 200 баш исәпләнә, 99 %.
Сарыклар саны буенча күпчелек районнар уңай динамиканы саклый, Менделеевск, Актаныш һәм Минзәлә районнарында сарыклар бераз кимегән. Тукай һәм Актаныш районнарында атлар иң күп санда кимегән.
“Хөрмәтле хезмәттәшләр, исегезгә төшерәм, атлар санын арттыру буенча безнең сезнең белән Республика Рәисе алдында бурычыбыз бар. Шуңа күрә барлык милек рәвешендәге хуҗалыкларны атлар тотуга һәм үрчетүгә җәлеп итү һәм кызыксындыру буенча планлы эш алып барырга чакырам. Бу юнәлештә ярдәм күрсәтү дә бик кызыктыргыч булачак”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Шулай ук ат фермалары төзүгә грантлар бирелә – кимендә 80 баш атка, шул исәптән кимендә 32 баш биягә (тере үлчәмдә елга кимендә 5 тонна ит).
Киңәшмә алдыннан терлекчелек өчен җайланмалар җитештерүчеләр һәм дилерлар күргәзмәсе оештырылган иде.
Киңәшмәдән соң министр берничә объектта булды. Ул «Садыйкова З.З.» КФХсында кыр эшләренең барышы белән танышты һәм терлекчелек фермасы корпусларын ремонтлау барышын карады. Аннары Марат Җәббаров Латыйповлар КФХсының роботлаштырылган фермасында булды. Бүгенге көндә биредә 200 баш савым сыеры бар, алар алга таба да сөт терлекчелеген үстерергә һәм тәүлеклек савымны 10 тоннага кадәр җиткерергә уйлыйлар.