“Агрокөч” холдингы 2023 елда экспорт продукциясен ике тапкырга арттырган

2023 елның 28 апреле, җомга

2023 елның 1 кварталында “Агрокөч”   экспортының  тулаем күләме 89 млн 543 мең сум булган. Узган елның шул ук чорына  карата  109,6% тәшкил итә.  “Агрокөч”нең экспорт күләме  өч тапкырдан күбрәккә арткан – 2648 тоннадан 8855,3 тоннага кадәр. Моңа  Холдингның экспортка турыдан-туры контрактлар буенча һәм чит илләргә “Агрокөч” продукциясен сатучы трейдерлар аша планлы эш алып  баруы нәтиҗәсендә ирешелгән.  
Иң күп сорала  торган продукция  - шикәр комы, “Агрокөч” шулай ук сөт, ит һәм үсемлекчелек продукциясен экспортлый. Продукция  күбрәк БДБ илләренә экспортлана, шулай ук хезмәттәшлек өчен башка юнәлешләр дә карала. 
Экспорт сәясәтен уңышлы тормышка ашыру өчен “Агрокөч” экспортерларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашырга, экспортка яраклаштырылган продукция ассортиментын киңәйтергә, шул исәптән «Хәләл» халыкара сертификатын алырга, шулай ук импортерларның һәм логистик хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итүчеләрнең клиент базасын киңәйтергә уйлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International