Чистай районында «Сарсаз – Агротур» ачылды. Кунаклар өчен кызыклы программа оештырылган иде: ферма буйлап экскурсия, хайваннарны ашату, атларда, ишәкләрдә йөрү, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
Сергей Смольков фермерлык юлын 2016 елда башлый. Үз эшчәнлеген 16 гектарда игенчелек белән шөгыльләнүдән башлап җибәрә. Бүгенге көндә аның чәчү мәйданнары 1400 гектарга кадәр җиткән, аларда бодай, арпа, солы, борыч, рапс һәм көнбагыш үстерә. Еш кына, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчене терлекчелеккә дә тарта. Бүген аларда 314 баш мөгезле эре исәпләнә, шуларның 80 башы савым сыерлары.
Смольковлар Чистай районының Татар Сарсазы һәм Иске Ромашкино авыллары арасында ташландык дуңгыз комплексы территориясендә үзенә күрә бер зоопарк оештырганнар – биредә егермедән артык төрле хайваннар һәм кошлар бар.
Аларның күбесе авыл хуҗалыгы хайваннары, әмма попугайлар да, шиншилла да бар, анысы әлегә оясыннан кыюсыз гына күренгәли, аквариумда ташбака, тәвә кошлары (страуслар), Болгарлардан дөя алып кайтканнар, экспозицияне шулай ук балалар аеруча ярата торган пони һәм ишәкләр бизәп тора. Беренче иң кечкенә кунаклар шунда ук дустанә енотларны бик ошаттылар.
Бу зоопарк, хайваннар күргәзмәсе генә түгел, ул зур җитештерүнең бер өлеше. Бүгенге реаль чынбарлык шундый, хәтта кайбер авыл балалары да сыер сөтенең каян килүен белмиләр. Шуңа күрә бу зоопарк агарту-белем туплау урыны да булачак. “Мин беләм, күп балалар, хәтта олырак кешеләр дә сөтнең ничек барлыкка килүен белмиләр. Шуңа күрә мин моны күрсәтергә булдым. Моның өчен махсус үтә күренмәле шланглар һәм бидон белән аппарат әзерләдек”, - дип аңлатып китте Сергей Смольков.