Агрокөч предприятиеләрендә «АГРО» сакчыл җитештерү системасы 2014 елдан башлап кертелә. Система кертелгән вакыттан икътисадый нәтиҗәлелек 2 млрд 483,46 млн сумм күләмендә бәяләнә. Сакчыл җитештерү инструментларына барлыгы 6674 хезмәткәр өйрәтелгән, 705 проект тәкъдим ителгән һәм ачылган, 36 258 тәкъдим бирелгән, 28292 тәкъдим гамәлгә ашырылган.
2022 елда сакчыл җитештерү кысаларында уку үзәге эшли башлады. Укулар теоретик материал белән тренинглар уздыру һәм аны практикада куллану рәвешендә үткәрелә. Укуларга төрле предприятиеләрдән хезмәткәрләр чакырыла.
Гамәлгә ашырылган барлык проектлар даими һәм үзгәреп торучан чыгымнарны киметүгә, җитештерү күрсәткечләрен арттыруга юнәлдерелгән. Аеруча уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар арасында ит җитештерүне тере үлчәмдә 500 тоннага (елга 126 550 тоннага кадәр) арттыру, ашламаларны карта-биремнәр буенча дифференцияле кертү исәбенә арпа уңышын - 2,8%ка, бодайны 2,7%ка арттыру, шикәр чөгендеренең шикәрлелеген арттыру максатында сеникация ысулын куллану буенча проектлар бар.
«Агросила-Сервис» АҖендә сакчыл җитештерү югары дәрәҗәдә оештырылган, анда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында шулай ук 2022 елда «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуы турында килешү төзелгән. Пилот проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Азнакай» сөт-товар комплексында савым тәүлеккә 63 мең тоннадан 73 мең тоннага кадәр арткан.
Исегезгә төшерәбез, беренче этапта «Агро» җитештерү системасы программасына «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Тукай нәсел реродукторы» ҖЧҖ, «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ, «Чаллы элеваторы» ААҖ, «Актаныш икмәк кабу итү пункты» ААҖ һәм «Орлык заводы» ҖЧҖ кергән. 2017 елда «АГРО» системасына холдингның башка предприятиеләре дә кушыла башлый, хәзер Агрокөчнең барлык предприятиеләрендә сакчыл җитештерү инструментлары гамәлгә ашырыла.
2023 елга сакчыл җитештерүнең актуаль максатлары арасында - проектларны гамәлгә ашырудан икътисадый нәтиҗәлелекне кимендә 355 млн сумга җиткерүгә ирешү, процессларны стандартлаштыру, кайдзен-тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итү. Шулай ук агымдагы елда җайланмаларга хезмәт күрсәтү линиясе һәм стандартлаштырылган эш буенча яңа уку программалары эшләү, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуны дәвам итү планлаштырыла.