Бүген Алексеевск районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультантлары, районның Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы, Татарстан Республикасы аграр югары уку йортлары вәкилләре, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехникалары катнашты.
Киңәшмәдә хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, Август-Мөслим» ҖЧҖ тәҗрибәсендә мөгезле эре терлекләрне тукландыруны һәм үрчетүне оештыру буенча актуаль мәсьәләләр турында, шулай ук терлекчелектә калдык продуктлар турында фикер алыштылар. Тиресне, тавык тизәген саклаудагы, эшкәртүге, икенчел эшкәртүге яңа кагыйдәләр, реаль практикалар турында сөйләштеләр.
Семинарның практик өлеше “Хузангай” ҖЧҖенең сөтчелек комплексында узды. Биредә бозауларны максатлы үстерү, хуҗалыктагы терлекләрне идентификацияләү, таналар тоту, терлекләрне тукландыруны оештыру, хайваннарны үрчетү технологияләре мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Алдагы семинарлар Биектау һәм Кайбыч районнарында узачак.