Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында үсеш перспективалары турында фикер алыштылар

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  галимнәре белән очрашты. Яклар институтны Татарстан агросәнәгать комплексы өчен яңа сортларның һәм технологияләрнең инновацион мәйданчыгы буларак  алга  таба  үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алыштылар.
        Очрашу башланганчы министр молекуляр-генетик һәм микробиологик ысулларның яңа лабораториясендә булды. Ул Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының финанс ярдәме белән «Микроорганизмнар селекциясенең генетик технологиясе  һәм үсемлекчелектә биопрепаратлар булдыру өчен алар нигезендәге  консорциумнарны  конструкцияләү» проекты кысаларында булдырылган.
        Марат Җәббаров, Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  мәйданчыгына Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан өстенлек бирелә һәм ярдәм  күрсәтелә, дип билгеләп  үтте.   Институтка активлык, инициатива кирәк.  Якын киләчәктә Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  Бөтенроссия кыр көнендә аграр фәнне лаеклы тәкъдим итәргә, киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек нигезләре буларак, мәртәбәле кунаклар өчен кызыклы программа төзергә тиеш. Галимнәр, үз продукциясен алга этәреп, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәләрендә актив катнашырга  тиеш.
      Очрашу барышында Марат Җәббаров Татарстан агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыру өчен институтны үстерүнең төп бурычларына игътибарны юнәлтте, болар, аерым алганда:
          күпьеллык үләннәр буенча эшне төгәлләргә;
          ашлык сыйфатына аерым игътибар бирергә,  таләпләрен исәпкә алып, Татарстан  Республикасы  икмәк заводлары белән активрак эшләргә;
          ашлыкны он җитештерү сәнәгате таләпләренә туры килерлек  итеп    үстерү;
         молекуляр генетик һәм микробиологик ысуллар лабораториясе тулы  куәткә  эшләргә тиеш;
югары репродукцияле оригиналь орлыкларны сату буенча төгәл план булырга тиеш;
сорт алыштыру һәм сорт  яңарту буенча системалы эш буенча юл картасын әзерләргә;
селекция, орлыкчылык һәм сортларны генетик паспортлаштыру буенча программа әзерләргә;
яшь галимнәр һәм белгечләр өчен стипендияләр буенча  тәкъдимнәр кертергә.
Очрашу ахырында министр институтның Татарстан фәнни учреждениеләре (КазДАУ, КДВМА, ВНИВИ һ.б.), шулай ук икътисадның реаль секторы предприятиеләре һәм эре агрохолдинглар белән бергә эшләү мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга тәкъдим итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International