Рөстәм Миңнеханов Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды. Аның  белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрде. Сәфәр кысаларында алар чәчү кампаниясенең темпларын  бәяләделәр, шулай  ук  авыл  хуҗалыгын үстерү хакында  фикер алыштылар.  
Алабуга районында аграрийлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу Кече Елга поселогы  янындагы «Мир» фермасы территориясендә узды. Быел районда чәчү мәйданын 4 мең гектарга диярлек арттырганнар, ул 38,8 мең гектарга җиткерелгән. Язгы культураларны 28,3 мең гектарда чәчү планлаштырылган, бүгенге көндә шуның  5,5 мең гектары - 20% чәчелгән. Бер гектар чәчү мәйданына уртача 73,2 кг минераль ашлама тупланган. Бөртекле культуралар орлыклары буенча план 10%ка арттырып үтәлгән -  барлыгы 6,6 мең тонна. Кырларда 65 агрегат эшли.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев терлекчелек өлкәсендәге уңышлары турында сөйләде.  Бүгенге көндә 9,4 мең баш савым сыерлары бар.  2020 ел белән чагыштырганда үсеш 20%тан артык. 2020 елдан тәүлеклек тулаем сөт савымы 3 тапкырга  арткан - 93,6 тоннага җиткән. Җәй көне бу күрсәткечне тәүлекка 100 тоннага җиткерү планлаштырыла. Файдаланылмый яткан җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү  буенча актив эш алып барыла. 2022 елда Алабуга районында 14,5 мең гектар яткын  җирләр булса, быел ул 8,6 мең гектар калган. 40 процентлап шундый җир  әйләнешкә  кертелгән.  
Рөстәм Миңнеханов районның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге эшен уңай бәяләде. "Элек без сезне бераз тәнкыйтьли идек, әмма хәзер барлык төп күрсәткечләр буенча үсеш күрәбез: терлекләр саны, сөт, хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча. Яңа фермалар төзелә. Гомумән, районда авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирелә", - диде Татарстан Рәисе. 
Ул, барлык кыенлыкларга да карамастан, төп ярдәм чараларын саклап кала алдык, барлык планлаштырылган проектлар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла, дип өстәде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров тармакта сөткә   бәяләр төшүгә  бәйле вәзгыятьнең катлаулы булуын билгеләп үтте. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шуңа  бәйле  рәвештә 1,3 млрд сумлык субсидияләр  рәвешендә ярдәм  алган.  
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Мир» ҖЧҖнең сөтселек комплексында булды. Ферма 2020 елда ачылган. Өч сыер абзарында 2488 баш  мөгезле эре терлек, шул исәптән 1332 савым сыеры бар. Көн саен   45,5 мең литр сөт  савыла.   Терлекчелек комплексында районнан  барлыгы 48 кеше эшли. Уртача айлык хезмәт хакы 55 мең сумнан артып китә. 
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, 2023 елда терлекләр санын ике тапкыр арттыру планлаштырыла, 4 өстәмә корпус төзеләчәк. Азык базасын булдыру өчен хуҗалыкта үз кырларын чәчәләр. Алабуга районында «Мир» ҖЧҖенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 6,5 мең га исәпләнә.    
  
Мамадыш муниципаль районында Малмыж авылындагы «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы территориясе кырларын әйләнеп чыкканнан соң, Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кырларда эшнең бар  куәткә  баруы  турында хәбәр итте. Быел чәчү өчен 78 мең гектар җир бүленгән, шуларның 45,3 мең гектары язгы культуралар өчен. Бүгенге көнгә чәчү 20%ка башкарылган. Басуларда 130 берәмлек техника эшли. Хуҗалыкларда гектарга 61,5 кг минераль ашлама тупланган. 
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, уңай һава торышы шартларында май башына чәчү кампаниясен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. “Кирәкле техника бар. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар дизель ягулыгы һәм орлыклар белән тәэмин ителгән”, - диде  Анатолий Иванов.
Аннары Рөстәм Миңнеханов “Продпрограмма”  агросәнәгать комплексын карап  чыкты. Яңа корпуслар буенча экскурсияне авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Рифат Мотыйгуллин үткәрде. Аның әйтүенчә,  фермада 4307 баш мөгезле  эре терлек  бар, шул исәптән 3548 савым сыеры. Көн саен 115 тонна сөт савыла. Терлекләр санын  арттыру максатында  тыел тагын 600 сыерга исәпләнгән  бер корпус төзү планлаштырыла.  
Республика рәисе  шулай ук Мамадышта «Азбука сыра» сыр заводында булды. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, завод 129 мең тонна сөт эшкәрткән. Предприятиедә 343 хезмәткәр эшли, алар көн саен 70 тонналап   продукция, шул исәптән 45 тоннага якын сыр җитештерәләр.
Рөстәм Миңнехановка җитештерү линиясен күрсәттеләр. 2021-2022 елларда заводта ярымкаты сырлар җитештерү, сөт эшкәртүне тәүлеккә  180 тоннага җиткерү өчен корпусны “BERTSCH” линиясе белән автоматлаштыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә, 2023 елның 1 кварталында сөт эшкәртү күләме арткан  һәм тәүлеккә  480 тоннадан артып киткән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International