Алдагы җәйге сезон өчен холдинг киң ассортиментлы продукция чыгара. “Агросила” бренды белән чыгарылган карлыган-нарат җиләге маринадында шашлык, «По-кавказски» шашлыгы, «Классический» шашлыгы, «Барбекю» маринадында тавык канатлары, «Дарницкие» мини-казылар (колбаскалар), «Гурман» һәм «Ветчинные» купатлары сатып алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, классик шашлык һәм «Дарницкие» мини-казылар составын яхшырткан. Мини-казылар хәзер йомшаграк, тәмлекрәк, ә шашлык әзерләгәндә тавыкның бот, балтыр ите һәм 3 өлешкә киселгән күкрәк ите генә кулланыла.
Җәйге сезон өчен махсус «Просто Вкусно» сәүдә маркасы белән купатлар әзерләгәннәр. Бу яңалыкны узган елның 4 кварталында керткәннәр. «Просто вкусно» бренды ассортиментында шулай ук тавык итеннән классик шашлык бар, ул узган «шашлык» сезоны йомгаклары буенча сатуда лидер булган. Агымдагы елда да ул шашлык линиясендә иң күп сатып алына торган булачак, дип фаразлана.