“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр” темасына вебинарга чакырабыз

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

22 - 24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә цифрлы технологияләр өлкәсендә масштаблы чара - «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумы узачак.


Форумның иң зур күргәзмә  зоналарының берсе   авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләргә багышлана. Форум кысаларында иртәгә 10:00 сәгатьтә бу темага багышланган вебинар узачак.


Вебинарда агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү, агромаркетплейслар, терлекчелек предприятиеләрен һәм дуңгызчылык комплексларын автоматлаштыру һәм башка актуаль темалар каралачак. Авыл хуҗалыгын автоматлаштыру өлкәсендә алдынгы спикерлар чыгыш ясаячак. 


Вебинарда катнашу өчен сылтама: https://vk.com/video-195760431_456239192 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International