30 августта, Республика Көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә гадәттәге ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар булды.
Быел бәйрәм аеруча зур күләмдә узды. Олылар һәм балалар өчен күп төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Кечкенә кунаклар атларда һәм пониларда йөрделәр, төрле мастер-классларда катнаштылар. Алар өчен шулай ук эшләпәләр конкурсы һәм төрле викториналар оештырылган иде.
Олылар өчен кәсепчеләр ярминкәсе, фудкорт, 30 эшкуар катнашында үзмәшгульләр фестивале оештырылган иде. Алар кунакларга эксклюзив бизәнү әйберләре, йорт өчен декор, күннән, агачтан ясалган стильле әйберләр, күңел салып ясалган оригиналь уенчыклар, джуттан, гипстан эшләнгән әйберләр, сувенир сабын һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр!
Шулай ук Татарстан Республикасы фермерлары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе тәкъдим ителде.
Бәйрәм көнендә барлыгы 12 чабыш һәм 6 заезд узды. Ат чабышлары белән параллель рәвештә татар эстрадасы йолдызлары Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады.
2000 метрлы дистанциядә «Аргамак» призына татар токымлы атларның беренче ат чабышында Татарстан Республикасыннан “Алтын” атлы юртак җиңде, жокей - Теләче районының «Гыйниятуллин С.Ш. ис.» ҖЧҖеннән Рөстәм Нуриев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта «Голден Гросс» атлы юртак җиңүче булды, жокей - Юрий Кулинич, хуҗалары - абыйлы-энеле Акбаровлар (Оренбург өлкәсе).
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына чабышта финишка беренче булып «Адмирал Зип» килде, жокей - Рөстәм Панжоков, хуҗасы - Айзат Сәлахов, Арча районының «Ак барс» агрокомплексы. Кубокны Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.
Иң көчле атлар бәйрәм көненең төп призына – Татарстан Республикасы Рәисе призына чабышта катнаштылар. Алар 1800 метр дистанциядә ярыштылар. Бу чабышта финишка беренче булып «Хобза» атлы юртак килде, жокей - Мырзабек Каппушев, хуҗасы - Татарстан Республикасының «Тимерхан спорт клубы». Җиңүчегә бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Шулай ук беренче тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призына ат чабышлары узды. Җиңүне “Саахар” атлы юртак яулады, җокей - Айдамир Шегушев.
Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында 29 - 30 августта Казан ипподромы манежында Татарстан Республикасы Рәисе призына конкур буенча төбәк этабы узды. Абсолют җиңүче дип Сергей Петров танылды. Ярышлар вакытында Идел буе федераль округында “Иң биек сикерү” буенча яңа рекорд куелды, аның биеклеге 190 сантиметрга җитте. 2 җайдак - Сергей Петров һәм Наталия Симония җиңүчеләр дип танылды.