«Казан» агросәнәгать паркында Бакча – 2023 узачак

2023 елның 1 сентябре, җомга

2 сентябрьдә  8.00 сәгатьтән башлап «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге Ярминкә мәйданында Татарстан Республикасының «Бакчачы көне - 2023» бакчачылык һәм яшелчәчелек  хуҗалыклары күргәзмә-фестивале узачак, ул Татарстан Республикасында инде барлыкка килгән традиция буенча һәр елны сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә. 
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак.
Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатларында үткәрелә. Фестиваль бакчачының, актив, хезмәт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше буларак, уңай образын булдыруга юнәлдерелгән.
Фестиваль программасында республиканың коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе күргәзмәсен, мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары, техника, үсентеләр сату ярминкәсен уздыру, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры, вокалистлар һәм фольклор ансамбльләре катнашында күңел ачу программасы каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International