Холдинг предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 19,2 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 8,9 мең баш савым сыерлары. Сыерлар саны бер үк дәрәҗәдә калса да, аларның җитештерүчәнлеге арта бара. Агрокөч моңа түбән нәтиҗәле сөт хуҗалыкларын оптимальләштерү, 4000 башка исәпләнгән «Азнакай» сөт-товар комплексын модернизацияләү һәм төзү, сыерларның генетик потенциалын һәм аларның селекциясен яхшырту буенча планлы эш, мөгезле эре терлекләрне профилактикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле схемасын кертү, үзләренең ныклы азык базасын булдыру аркасында иреште. Нәтиҗәдә, узган ел белән чагыштырганда, уртача тәүлеклек савым 25%ка арткан.
Холдингның 2030 елга кадәр терлекчелекне үстерү стратегиясендә төп җитештерү күрсәткечләре буенча арту күздә тотыла. Мәсәлән, тулаем савымны 92 мең тоннага кадәр, бер сыердан уртача тәүлеклек савымны 28 килограммга кадәр арттыру планлаштырыла. Бу күрсәткечләргә Сарман районында 4000 баш савым терлегенә исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү ярдәм итәчәк. Бу проектны Агрокөч 2023-2025 елларда гамәлгә ашыра, моңа 2,8 млрд сум тотылачак. 2028 елга комплекс елга 50 мең тонна сөт җитештерү куәтенә чыгачак, дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Азнакай» сөт-товар комплексының беренче чираты 2021 елда кертелде, икенчесе - 2022 елда. Беренче чиратта ике сыер абзары, саву залы белән саву-сөт блогы, галерея белән бозаулату бүлеге, катнаш азык һәм минераль компонентлар склады, бозаулар биналары өстенә япма, азык саклау мәйданчыгы, терлекләр астына салына торган тиресне саклау урыны; шулай ук техника өчен ангар тапшырылды. Икенче чират бозаулар абзарын, ике сыер абзарын һәм галерея юлларын, 2 нче һәм 3 нче лагуналарны, азык саклау мәйданчыгын үз эченә ала. «Азнакай» сөт-товар комплексы төзелешенә Агрокөч инвестицияләренең гомуми күләме 2 млрд сумнан артып китә. Беренче чиратка - 1 072 млн сум, икенче чиратка 946 млн сум акча салынган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районына эш сәфәре вакытында Агрокөчнең терлекчелекне үстерү стратегиясендә терлекләрне мегафермаларда берләштерү өлешенең дөрес каралуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда да, шулай ук эре агрохолдингларда да терлекчелекне үстерү зарурлыгына игътибар юнәлтте.
“Авыл өчен терлекчелек – ул эш урыннары да әле. Бу юнәлештә актив эшләргә, кызыксындыру чараларын кулланырга кирәк. Фермерлар өчен бездә ярдәм итүнең төрле механизмнары бар”, - дип белдерде Татарстан Рәисе.