Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Татарстан Республикасы Көне белән котлавы

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм шәхсән үзем сезне һәрберебез өчен мөһим булган  дәүләт бәйрәме  - Республика Көне белән котлыйм!  
Татарстан - Россия төбәкләре арасында, һичшиксез,  лидер булып тора. Моның өчен иң мөһим алшарт -  республикада төрле милләттән һәм дини карашта  булган  кешеләрнең тыныч һәм дустанә яшәве өчен динамик үсештә булган икътисадый, сәнәгати, социаль өлкәләрдә бөтен  шартлар  тудырылган булу.  
Республика территориясендә эре инвестиция проектлары, төрле  өлкәләрдә социаль программалар гамәлгә ашырыла, социаль инфраструктура объектлары төзелә. Без республикабыз белән, аның күпьеллык тарихы, казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур якты киләчәгенә ышанабыз һәм без  тырыш хезмәт итеп,  оптимизм   белән алга  барабыз.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм республикабыз,    халкыбыз  муллыгын  арттыру өчен нәтиҗәле эшләр телим!
 ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры                        М.А. Җәббаров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International