Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясенең кызган чагы. Россельхозбанк аграрийларның хезмәтенә өзлексез ярдәм итә, аларга 2023 елда сезонлы эшләргә 9 млрд сумнан артык акча бирде. Шуның 1,5 млрд сумын кече хуҗалыклар алды, бу, узган ел белән чагыштырганда, 82%ка күбрәк.
“Республикада урып-җыю кампаниясе тулы куәткә бара, аның уңышлы барышына Россельхозбанк актив ярдәм итә. Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы кредитлау программасы сезонлы эшләрне уңышлы башкару өчен аграрийларга матди-техник базаны вакытында яңартырга мөмкинлек бирде”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Гомумән алганда, Россия буенча Банк урып-җыю кампаниясенә 65,2 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән. 2023 елда сезонлы эшләргә Банк 477,7 млрд сум акча биргән инде, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,7%ка күбрәк.
Илнең 20 төбәгендә урып-җыю эшләренә ярдәм итүдә Россельхозбанк өлеше 90%тан артып китә.
2023 елда Россиядә чәчүлек мәйданнары 81,2 млн га тәшкил итә, бу теләсә кайсы Европа иленнән зуррак һәм Намибия белән чагыштырырлык. Әлеге мәйданның 48 млн гектарыннан артыгын бөртекле һәм кузаклы культуралар биләп тора.