Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  эш сәфәре белән  Саба муниципаль районында булды. Аның белән бергә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан  Республикасы    премьер-министры  урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрделәр.
Байлар Сабасына сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Саба аграр көллиятенең яңа тулай торагында булды. Көллияттә 293 кеше авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык, төзелеш һәм башка  белгечлекләр буенча белем ала. Моннан тыш, белгечләрне кыска срокта  әзерләү программалары да оештырылган. Яңа тулай торак 173 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов торак бүлмәләрен, медблокны, спорт залын карады. Татарстан  Республикасы  Рәисе шулай ук халык сәнгать кәсепләре осталары күргәзмәсендә булды һәм Саба районында капиталь ремонт һәм төзелеш проектларын тормышка ашыру белән танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа спорт залында булды. Минифутбол һәм волейбол уеннары өчен зур манеж көйләнгән, аннан ел әйләнәсендә файдаланырга мөмкин. Шулай ук киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, медицина бүлмәсе һәм тренерлар кабинеты бар.
Аннары республика Рәисенә яңа Хокукый ярдәм үзәге күрсәтелде. Объектны быел төзегәннәр. Үзәк базасында «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ вәкилләре гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк. Бу - консультацияләр, шикаятьләр, гаризалар, хокукый характердагы үтенечләр төзү, гражданнарның мәнфәгатьләрен судларда, хакимият органнарында һ.б.ларда яклау. Эшнең аерым юнәлеше – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.
Татарстан Рәисенә к\үрсәтелгән чираттагы объект - биологик чистарту корылмалары. Яңа система Байлар Сабасы шәһүр тибындагы поселок  территориясеннән көнкүреш агынты суларын чистарту өчен билгеләнгән. Явым-төшемне резерв утильләштерү өчен  45×10 м  булган 2 ләм мәйданчыгы корылган. Технологик процесслар автоматлаштырылган.  Яңа чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге – көнгә 1000 м3.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов цинкланган  әйберләр җитештерү заводында булды. Предприятиедә металл конструкцияләрне коррозиягә каршы саклау өчен кайнар цинклау ысулы кулланыла. Бу әйберләрнең ныклыгын арттырырга һәм куллану  срогын шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Проектның  куәте – елга  42 мең тонна продукция җитештерерлек. Татарстан Рәисе кайнар цинклауның технологик циклы һәм җитештерүне алга таба үстерү планнары белән танышты.
Предприятие “Саба” индустриаль паркында урнашкан. Бүгенге көндә биредә 16 резидент уңышлы эшли. 250 яңа эш урыны булдырылган.  2 млрд сумга  якын  шәхси инвестицияләр кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International