Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Менделеевск муниципаль районнарында булды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Сәфәрдә аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов озата йөрде. Сәфәр барышында алар авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  белән очраштылар һәм кырлардагы бүгенге хәлләр турында фикер алыштылар. 
Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов игеннәрнең   узган җомгада җыелып бетүе  турында   хәбәр итте. Гектардан уртача 26 центнер уңыш  белән   93,5 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Шул уңайдан Рөстәм Миңнехановка игенчеләрдән  2023 ел  уңышыннан символик каравай тапшырдылар.
Бүген авыл халкы шикәр чөгендере җыюга кереште. Әлеге культура  8,8 мең гектар мәйданда үстерелгән.  Уңдырышлылык 350 ц/га булыр, дип фаразлана һәм    307 мең тоннадан артык татлы  тамыр җыю планлаштырыла. 28 августта шикәр заводы эшли башлаячак, аның  куәте тәүлеккә  8 мең тонна чөгендер  эшкәртерлек.  Гомумән алганда, завод җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән дә, Сарман, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарыннан да 1 млн тоннага кадәр чимал кабул итәргә әзер. 
Узган елгы запасларны исәпкә алганда,  шартлыча бер  баш эре мөгезле терлеккә   35,5 центнер азык бар. Тагын 30 мең тонна силос әзерләргә кирәк, аны исәпкә алып, азык күләме 44 центнерга   җиткереләчәк. Барлык шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тулысынча азык белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта район кырларында көзге культуралар чәчү  бара һәм, минераль ашламалар кертеп, туфрак эшкәртү эшләре башкарыла. 
Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда да, эре агрохолдингларда да терлекчелекне үстерү зарурлыгына  игътибар юнәлтте. “Сездә терлекләр саны кими, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Авыл өчен терлекчелек - эш урыннары да  бит  әле  ул. Бу юнәлештә актив эшләргә, кызыксындыру чараларын  кулланырга кирәк. Фермерлар өчен бездә төрле ярдәм механизмнары бар бит, - дип белдерде Татарстан Рәисе. 
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов Зәй районында үсемлекчелек үсешен югары бәяләде. “Гомумән алганда, район бик оешкан, хәл тотрыклы, җитәкче тәҗрибәле. Үсемлекчелек һәм урып-җыю буенча сезнең күрсәткечләрегез яхшы. Быелгы  ел өчен  гектардан 26 центнер уңыш алу - бик яхшы инде. Ләкин терлекләр санын торгызырга кирәк”, - дип өстәде Татарстан  Республикасы  Рәисе. 
Менделеевск районына килгәч, беренче  эш итеп,   Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Радмир Беляев һәм   «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров   белән бергә «Аммоний»АҖендә булды. 
Ул «Аммоний» АҖнең төп финанс-икътисадый күрсәткечләре, яңа проектлар презентациясе белән танышты. Бу - шул исәптән дизель двигательләре чыгара  торган    газларны чистарту  өчен  реагент җитештерә торган  яңа цех.  Җитештерүне башлау 2023 елның октябренә планлаштырылган (күздә тотыла  торган куәте -  елга   32 мең тонна).
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка сыек углекислота җитештерү мәйданчыгын күрсәттеләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International