Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин Казан дәүләт аграр университетының тантаналы линейкасында катнашты. Ул мөгаллимнәрне, студентларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы башлану белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар теләде.
Чарада шулай ук Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова һәм башка җаваплы затлар катнашты.
“Бу көнне без мавыктыргыч белем дөньясына юл ачкан мөгаллимнәребезгә рәхмәт белдерәбез. Сезнең армый-талмый эшләвегез нәтиҗәсендә безнең яшьләр укытуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешәләр, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.
Сәламләү сүзе белән «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова чыгыш ясады. Ул, авыл хуҗалыгы – республика һәм тулаем ил икътисады флагманнарының берсе, ә Россельхозбанк, агросәнәгать секторында әйдәп баручы банк буларак, агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә һәм студентлар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
“Банк стипендия программасын гамәлгә ашыра. Берничә ел дәвамында без Казан ДАУның 28 студентына финанс ярдәме күрсәтә алдык. Без быелгы уку елында банктан стипендия алачак 5 иң талантлы студентны һәм 1 аспирантны билгеләдек”, - дип билгеләп үтте Ләлә Кудерметова.
Тантаналы чара кысаларында Рәхмәт хатлары, стипендия алуга Исемле сертификатлар тапшырылды. Бәйрәм барышында беренче курс студентлары университет факультетларының җитәкчеләре белән таныштылар, шулай ук аларга үз факультетлары символлары тапшырылды.