Уразмәт авыл җирлегенең «Август-Мөслим» хуҗалыгы кырларында 2023 елның җәендә 270 гектар зонада 12 «Казанка» боҗралап су сиптерү машинасы монтажланган һәм тест режимында эшли башлаган. Сиптерү өчен суны Сикия елгасыннан алалар. Аннан кырларга 11 километр озынлыкта суүткәргеч сузылган, аны 2022 елда төзи башлаганнар һәм 2023 елның җәй уртасында төзеп бетергәннәр. Су сиптерү системасын булдыру өчен үзебездә эшләнгән җайланма - Казан су сиптерү техникасы заводы машиналары кулланылган: “Август-Агро” белгечләре фикеренчә, җайланмалар сыйфаты һәм характеристикалары буенча чит ил аналогларыннан калышмый, шул ук вакытта 30-35%ка арзангарак төшә. Система 2024 елның язында авыл хуҗалыгы сезонында тулы куәткә эшли башлаячак.
Кыр конфигурациясе үзенчәлекләрен исәпкә алып, «Август-Мөслим»дә һәркайсында 3тән 8гә кадәр терәкләр белән күпсекцияле җайланмалар монтажланган. Барлык җайланмаларда да вак дисперслы су тамчылары булдыра торган махсус утыртмалар бар, бу суны тигез сиптерүне тәэмин итә. Машинаның реверс хәрәкәтен ясау мөмкинлеге бар, ул сәгать угы буенча да, кире юнәлештә дә борыла ала, төрле авыл хуҗалыгы культураларын сугаруны көйләргә һәм чиратлаштырырга сәләтле. 12 машинага насос станциясенең басым күрсәткечләрен һәм эшен контрольдә тотучы ике оператор хезмәт күрсәтәчәк һәм җайланмаларның кырда эшләвен турыдан-туры күзәтеп торучы ике слесарь булачак.
“Сугару системасы проектының беренче этабына 185 млн сум инвестиция кертелгән. Татарстанда дым кытлыгы булган еллар сирәк түгел һәм биредә авыл хуҗалыгы җитештерүендә шундый технологик инновацияләрнең уңышны саклап калуда никадәр мөһим булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә тотылган чыгымнарның бер өлеше мелиорациягә ярдәм итү буенча федераль һәм республика максатчан программалары исәбенә каплана. Киләсе елда «Август-Агро»да проектның икенче этабын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аның кысаларында кырларда тагын 11 су сиптерү машинасы урнаштырылачак, шулай ук икенче суүткәргечне төзү дә башланды”, – дип сөйли «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәүтдинов.