ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «FIBOSA» Испания компаниясе вәкилләре белән очрашты. Җитәкчеләр республика территориясендә сөт продукциясенең яңа проектларын һәм җитештерүләрен кертү турында фикер алыштылар. 


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан суггару  техникасы заводы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә мелиорация мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, «Идел буе мелиорация су хуҗалыгы»   идарәсе» («Татмелиоводхоз») ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары  һәм КФХ җитәкчеләре, муниципаль районнардагы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, мелиорация   оешмалары җитәкчеләре катнашты.  
 


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Югары Ослан районында булдылар, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
 


26
май, 2023 ел
җомга

Бүген Министрлыкта агросәнәгать комплексы ветераны Разил Сәгыйтовны юбилее белән котладылар. Ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Разил Сәетмөхәммәт улы балачактан ук авылдагы хезмәтнең авырлыгын белә, әтисенә атлар карарга булыша, мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Чистайның авыл хуҗалыгын механикалаштыру  техникумын тәмамлаганнан  соң, Әлмәт районы «Сельхозтехника» берләшмәсенең Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтендә инженер-инспектор булып эшли. 
 

Быел,   әгәр җир  кишәрлекләре  билгеләнеше буенча кулланылмаса, авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән аерып алынган   авыл хуҗалыгы җирләрен сатуның механизмы үзгәрде.
 


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе оешуга 65 ел тулуга багышланган чара узды. Тантаналы җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан ведомство белгечләре катнашты.

Россиядә һәм Көнчыгыш Европада алдынгы май продукциясе җитештерүчеләрнең берсе булган Казан май комбинаты үз продукциясен экспортлау темпларын арттыруны дәвам итә. 2023 елның дүрт аенда Казан май комбинаты 71 мең тонна май экспортлаган: Кытайга, Иранга, Төркиягә, Әзербайҗанга һәм Казахстанга - 61 мең тонна көнбагыш мае, Кытайга һәм Иранга 10 мең тоннадан артык рапс мае җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 28%ка күбрәк.


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативларының, профильле министрлыклар һәм ведомстволарның, Банк өлкәсенең вәкилләре катнашты. Зона  семинарында шулай ук Татарстан  Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы  Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа  эшли башлаган  авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә  конкурс үткәрү өчен 2023 елның 25 маеннан 23 июненә  кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә. 

2023 елның 23 маенда Шекә авылыннан умартачы Нурулла Закиров файдасына Арча район судының карар чыгаруы билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, ул, узган елның июлендә кырларны агрохимикатлар белән агулау  нәтиҗәсендә  умарталары  үлү сәбәпле,  «Северный» АХП» ҖЧҖ белән судлашкан иде.  Хәзер Нурулла Закиров китерелгән зыянны каплауга  компенсация  алырга  мөмкин.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International