Арча районында традицион «Ат көне» бәйрәме узды

2023 елның 9 сентябре, шимбә

Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне бәйрәме узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Гелүс Баязитов катнаштылар. 


Ат спорты фестивале кысаларында татар атларында, чиста канлы һәм ярымкатнаш канлы атларда һәм җирле токым атларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары узды. Шулай  ук төрле конкурслар, ярышлар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган иде. Татар эстрадасы  йолдызларының чыгышы бәйрәм кәефе өстәде. 


 Ат чабышларыннан тыш, ат йөртүчеләр иң матур  бизәлгән арба, ат арбасын  иң тиз йөртүче конкурсларында үз осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтә алдылар, атлар дагалау буенча мастер-класслар оештырылган иде. 

Татар токымлы атлар чабышында финишка беренче булып Ялкын аты килде, жокей - Регина Зарипова.

«Авыл егетләре» дигән йөгәрләнгән атлар  чабышында Марсель атында Максим Сәйфетдинов җиңү яулады.

40 чакрым дистанциядәге чабышта  Бэштак атында Әдилә Усманова беренче  булып килде, 100 чакрым дистанциядә Дюань атында Екатерина Степкина җиңү яулады. 

120 чакрым дистанциядә атлар чабышында яшүсмерләр арасынннан беренче булып  Дизель аты килде, жокей - Дарья Лосева, өлкәннәр арасыннан  Инфинити атында Мария Акафьева финишка беренче  булып килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International