10 июньдә Буа муниципаль районында милли Сабантуй бәйрәме узачак. Быел ул беренче тапкыр төрле милләтләр традициясендә узачак. Бәйрәм кунаклары төрле милләтләрнең утарларын күрә һәм төрле мастер-классларда катнаша алачак.
Агрокөч бөртекле культуралар кабул итү, саклау, киптерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче «Актаныш икмәк кабул итү пункты (ХПП)» ААҖенә инвестицияләр кертү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2021 елда ашлык төяп җибәрү причалын реконструкцияләү нәтиҗәсендә, аңа 10 млн сум акча кертелгән, предприятие ашлык җибәрү буенча куәтен ике тапкыр арттырган – 1000 тоннадан 2000 тоннага кадәр. Башкарылган эшләрдән соң ашлык 800 тонна сыйдырышлы оператив савытларга салына, аннан соң чистартыла, киптерелә, кабат чистартыла һәм сепараторга җибәрелә, ә шуннан соң ашлык саклау складына җибәрелә.
Татарстан Республикасы Алабуга районының Гәр авылында 18 мең тонна ашлык сыйдырышлы, өзлексез циклда сакчыл эшли торган ашлык киптерү комплексы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров, «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ директоры Александр Мананкин катнашты.
Бүген Бөгелмә районында «Август-Лениногорск» элеватор комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Агрокөч структурасына керүче “Кама” агрофирмасының орлык заводы Россиянең иң эре фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә һәм аның үзенең сорт сынау кырлары бар, аларда перспективалы сортларның төрле сортлары сынала. Орлык заводы «завод – кыр» принцибы буенча эшли. Орлыкларның һәр партиясе «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ тарафыннан сертификатлана, ә аннары Агрокөч агрофирмалары кырларына турыдан-туры чәчүгә җибәрелә. Шулай итеп, арадашчылар чылбыры юкка чыгарыла, бу логистика чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә.
Авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Россельхозбанк Татарстанның 3400дән артык гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 8 млрд сумнан артып киткән.
Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексы базасында пониларда «Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Балалар кубогы» старт алды. Спорт чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Ат спорты буенча республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айгөл Насыйбуллина, Россия Ат спорты ассоциациясе президенты һәм Мәскәүнең «Измайлово» ат спорты клубы җитәкчесе Екатерина Бакеева катнашты.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольскиның «Гнездышко» социаль приютында, Казанның 101нче балалар бакчасында, «Симург» инклюзив үзәгендә, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне Балаларны яклау көне белән котлады. Комбинат балалар өчен бәйрәмнәр оештырды һәм һәр балага сөт продукциясе җыелмасы бүләк итте.
Агрокөч структурасына керүче «Кама» агрофирмасының орлык заводы — Идел буенда төрле сортлы авыл хуҗалыгы культураларының оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерүче иң эре орлык заводы. Агымдагы елда орлык цехында орлыкларны калибровкалау һәм сортларга аеру буенча өченче линияне монтажлаганнар, хәзер монтажланган җайланмаларны, программа тәэмин ителешен һәм идарә итүне җайга салу эшләре бара. Модернизацияләүгә холдинг 30 млн сум акча керткән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2023 елның 1 июненнән 2023 елның 14 июненә кадәр сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан кергән гаризаларны сайлап алу турында игълан итә.