Министрлык агымдагы елның 26 октябрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле белән берлектә тармак предприятиеләренең салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Бүген Министрлыкта «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан аграрийлары «Алтын көз – 2023» XXVнче Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә икмәк пешерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
9 сентябрьдән республикада Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Әзербайҗаннан һәм Кытайдан 500дән артык вәкил «Агроурман мелиорациясе һәм урман яклавын үстерү - тарих һәм үсеш перспективалары» зур фәнни-гамәли конференциясе мәйданчыгында булдылар, ул 18 - 20 октябрьдә Волгоградта РФАнең Агроэкология федераль фәнни үзәге базасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында атларда «Аударыш» көрәше буенча республика җыелма командасын бүләкләделәр. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының дүртенче агымы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта эш башлаучы фермерлар теоретик өлешне үзләштерәләр. Дәресләр Казан дәүләт аграр университетында уза.
29 - 31 гыйнварда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» узачак.
«Җир тозы» рейтингына гаризалар кабул итү башланды, аның барышында Россия агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчеләре исемлеге булдырылачак. Беренче махсуслаштырылган тармак рейтингы Россельхозбанк һәм Менеджерлар ассоциациясе тарафыннан оештырыла.