Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында атларда «Аударыш» көрәшенең җыелма командасын бүләкләделәр

2023 елның 20 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында атларда «Аударыш» көрәше буенча республика җыелма командасын бүләкләделәр. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты.
22 - 24 сентябрьдә Кыргызстан Республикасының Чолпан-ата шәһәрендә атларда “Аударыш” көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда Монголия, Кытай, Казахстан, Әфганстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия һәм Венгриядән 40 спортчы катнашты. 
“Аударыш” – кыргызларда  җайдакларның  традицион көрәше. Бу дисциплина хәрби ихтыяҗлардан килеп чыккан  һәм хәрби максатларга хезмәт иткән. Җиңү  нигезен җайдакның да, шулай  ук аның атының да осталыгы һәм көче тәшкил итә. Ат авыр һәм көчле булырга, чыдам, маневрлы, тыныч холыклы булырга, җайдакка карусыз буйсынырга  тиеш.   
Россия исеменнән Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашты. Чемпионатта 60, 70, 80, 90, 100 кг һәм 100 килограммнан артык авырлык категорияләрендәге  18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар гына катнашты. Каты көрәш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы командасы 1 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады һәм дөнья чемпионатының бронза призеры булды.   
Очрашу барышында шулай ук Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында шундый ярышлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International