«Фермер мәктәбе» студентлары бизнес алып баруның хокукый һәм финанс аспектларын өйрәнделәр

2023 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының дүртенче агымы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта эш башлаучы  фермерлар теоретик өлешне үзләштерәләр. Дәресләр Казан дәүләт аграр университетында уза.
Укырга  килүчеләр  беренче айда  дәүләт ярдәме чараларын өйрәнделәр, бизнесны планлаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар, финанс белемнәрен арттырдылар, салым  системаларын, бизнесны   алга этәрү һәм экспортка чыгу каналларын өйрәнделәр. Моннан тыш, эш башлаучы   фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатына идарә итү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен булдыру  курсын  үттеләр. Һәр теманы үзләштерү нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар имтиханнар  һәм зачетлар  бирделәр. 
Дәресләр интенсив режимда уза. Уку планына маркетинг, азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү, органик продукция җитештерү, цифрлы чишелешләр куллану буенча лекцияләр кертелгән.
Теоретик өлешне тәмамлагач, эш башлаучы фермерлар республиканың уңышлы предприятиеләрендә практик дәресләргә күчәләр.   Быел уку ике яңа юнәлеш: «Авыл агротуризмы» һәм «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе» буенча уза. «Фермер мәктәбендә» алган белемнәрен һәм тармакның иң яхшы вәкилләреннән алган тәҗрибәләрен катнашучылар үзләренең фермер хуҗалыкларында куллана алачак һәм бу авыл хуҗалыгы һәм агротуризм  үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.    
 «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымында 40 кеше укый. Проект Россельхозбанк һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International