“Алтын көз – 2023” 25нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе йомгаклары: Татарстан аграрийлары тупланмасы алтын медальләр белән тулыланды

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан аграрийлары «Алтын көз – 2023» XXVнче Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты. 
Күргәзмә барышында Авыл хуҗалыгы министрлыгы департаментлары тарафыннан оештырылган тармак конкурслары сериясе уздырылды.  Конкурс программасына республиканың агрохимия һәм мелиорация хезмәтләре тарафыннан төрле номинацияләр буенча әзерләнгән эшләр һәм фәнни эшләнмәләр тәкъдим ителде. Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф департаменты конкурсларына йомгаклар ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 октябрьдә  күргәзмә  узган Тимирязев ис. Россия  дәүләт аграр университеты – Мәскәү авыл  хуҗалыгы академиясе (РГАУ-МСХА)  мәйданчыгында   узды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан галимнәренең фәнни казанышлары һәм эшләнмәләре Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә лаек булган иде: галимнәр һәм мелиорация тармагы, агрохимия хезмәте  белгечләре катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә эшләнгән фәнни һәм конструкторлык эшләнмәләре өчен берьюлы дүрт алтын һәм ике көмеш медаль бирелде. 
Үсемлекчелек, механизация, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты конкурсының нәтиҗәләре мәгълүм булды, бу  конкурста   Татарстан агросәнәгать  вәкилләре дә алтын медальләргә лаек  булдылар.   
Мәсәлән, «Үсемлекчелек продукциясен үстерүдә һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсында «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге  «Туфракның уңдырышлылыгын арттыру» номинациясендә «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын мониторинглауны  алып  барган өчен» алтын медальгә лаек булды.
2023 елда «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ белгечләре тарафыннан  Татарстан Республикасында туфракның уңдырышлылыгын мониторинглауны фәнни һәм мәгълүмати тәэмин итү буенча түбәндәге  материаллар   тәкъдим ителде.:
- туфракка агрохимия  тикшеренүләре уздыру;
- туфракка  төрле  яклап тикшерү уздыру;
- әче туфракны известьлау һәм фосфорлаштыру  буенча чаралар оештыру;
- минераль һәм органик ашламаларны нәтиҗәле куллануны мониторинглау;
- химияләштерү  чараларын куллану буенча кыр тәҗрибәләре уздыру;
- химик-аналитик лаборатория тикшеренүләре;
- микробиологик лаборатория тикшеренүләре;
- цифрлы технологияләр куллану.
  
Әлеге конкурста шулай ук алтын медальгә «Минераль һәм органик ашламаларны нәтиҗәле кулланган өчен» “Идел  буе мелиорация-су хуҗалыгы идарәсе” ФДБУ лаек булды. Конкурска мелиорация тармагы һәм Казан аграр университеты галимнәренең һәм белгечләренең уртак фәнни хезмәте тәкъдим ителгән иде, ул сугарулы игенчелекне үстерүнең һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруның инновацион алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләрен системалы  бәян итүдән гыйбарәт.
Мелиорация комплексын  үстерү, шулай ук агрохимик мелиорация ярдәмендә туфракның уңдырышлылыгын арттыру республика агросәнәгать комплексын үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Фәнни эшләнмәләр һәм агрария галимнәренең күрсәтмәләре бүген мелиоратив һәм агрохимик чараларның югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында ел саен 5 мең гектардан артык заманча сугарулы җирләр файдалануга кертелә, 40лап  гидротехник чара капиталь ремонтлана, су алу өчен 30дан артык скважина бораулана, 70-80 мең гектар мәйданда әче туфрак известьлана.
Искәртеп узабыз, Татарстан агрохимиклары һәм мелиораторлары ел саен «Алтын көз» күргәзмәсендә актив катнашалар һәм бу  юлы  да  әлеге хезмәтләрнең фәнни һәм гамәли эшләре Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бәяләвен  алдылар.  

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International