Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә икмәк пешерүче предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Икмәк пешерүче предприятиеләр Россия икътисадының стратегик тармагы булып торалар, чөнки алар халыкны күләме буенча да, сыйфаты буенча беренче чиратта кирәкле продукция белән тотрыклы тәэмин итәргә тиеш. Татарстанның икмәк пешерү сәнәгате агросәнәгать комплексы системасында алдынгы урыннарның берсен алып тора.
Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов үз чыгышында, Россия Федерациясенең 85 төбәге арасында Татарстан Республикасы арыш оныннан һәм арыш белән бодай оннары катнашмасыннан икмәк пешерү буенча 19 урында тора, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда республика буенча уртача ваклап сату бәясе 2,46%ка кимегән, ә Россия Федерациясе буенча бәя 2,6%ка арткан.
“Бодай оныннан пешерелгән икмәк буенча без 26 урында, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уртача ваклап сату бәясе 7,8%ка төшкән, ә Россия Федерациясе буенча бәя 1,5%ка арткан”, – дип аңлатты Ленар Гарипов.
Аннары ул республикада әлеге тармак өчен булган ярдәм чараларына тукталды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәк пешерүче предприятиеләргә түбәндәге субсидияләр бирелә:
Оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга социаль икмәк җитештерү һәм сату чыгымнарының бер өлешен каплауга - 1 кг икмәк өчен 4,5 сум.
2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында 55 оешмага 164,0 млн.сум субсидия бирелгән.
Икмәк пешерүче предприятиеләргә җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә бәйле чыгымнар бер өлешен каплауга сатып алынган җайланмалар бәясенең 30%ы күләмендә субсидияләр бирелә. Бер алучыга субсидия 30,0 млн. сумнан артыграк бирелми. Сайлап алу агымдагы елның ноябрендә игълан ителәчәк.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга бирелә. Субсидия түләнгән салым суммасыннан 50% күләмендә бирелә.
Аннары актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Икмәк пешерүче барлык предприятиеләр өчен төп проблема - кадрлар җитмәү. Яшь белгечләр шул ук акчага җиңелрәк эш эзлиләр. «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өчен училищеларны тергезергә тәкъдим итте.