Министрлыкта «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары белән очрашу узды

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Ленар Гарипов Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5   урында тора. Россия төбәкләре арасында республика беренчел нәтиҗәләр буенча түбәндәге  урыннарны  били: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, сую өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында. Узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык, 800 мең тоннадан артык бәрәңге, 240 мең 74 тонна яшелчә җыеп алынган, 2 млн. тоннадан артык сөт савылган.
Очрашу вакытында тармакны кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде һәм фермер продуктларын алга этәрү ысуллары турында фикер алыштылар. 
“Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсен актив карыйбыз. Бу эштә   белем алу һәм авыл хуҗалыгында эш эзләү буенча «Я в агро» платформасы зур  роль уйный.  Ул аграр белем бирүне алга җибәрү һәм АПКда эш эзләү максатында төзелде. Ресурс мәктәп укучыларыннан алып тәҗрибәле профессионалларга кадәр булган киң аудитория өчен каралган”, - дип билгеләп үтте Денис Константинов. 
Ленар Гарипов үзенең чыгышында, агрокласслар булдыруның мөһим бурычларының берсе – мәктәп укучыларын республиканың агросәнәгать комплексында аеруча кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр белән, хезмәт шартлары, аларның  үзенчәлекләре  һәм шартлары белән  таныштыру, укучыларга авыл хуҗалыгының бүгенге  торышын күрсәтү, дип билгеләп үтте. 
 “Агроклассларда дәресләр программасына практик дәресләр дә кертелгән: предприятиеләргә экскурсияләргә чыгу  каралган, аларда булганда, укучылар АПКда эшләү  тәҗрибәсен алалар. Шулай ук агроклассларда дәресләр лаборатория дәресләре һәм экскурсияләр форматында да уза, шул исәптән КДАУ базасында, аларда мәктәп укучылары фәнни-тикшеренү эшенең нигезләренә төшенәләр, укытучылар белән бергә лаборатория тәҗрибәләре уздыралар. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча агрокласслар укучылары «Фән һәм Татарстан  яшьләре – киләчәккә бер адым» фәнни-гамәли конференциясендә, «Минем кечкенә Ватаным» яшь уйлап табучылар олимпиадасында катнашу өчен материаллар әзерлиләр”, – дип сөйләде ул.
Алга таба Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары турында фикер алыштылар. 
Фикер алышу өчен тагын бер тема - фермер продуктларын алга  этәрү булды. Денис Константинов  банк тарафыннан төрле ысулларның сыналуын  билгеләп  үтте.   
“Иң зур уңышларны Вкусная пятница (Тәмле җомга)  һәм Своё Родное (Үзебезнеке) проектлары күрсәтә. Мәсәлән, төрле оешмаларда Вкусная пятница (Тәмле җомга) исеме  астында уза  торган  күчмә сатулар һәм продуктларны дегустацияләү чаралары барышында фермерлар бер көн эчендә берничә айлык күрсәткечләр дәрәҗәсендә  сату күләменә ирешәләр”, – дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов.
Аннары яклар фермер продуктларын эре сәүдә челтәрләрендә сатуга  чыгаруны  оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International