29 - 31 гыйнварда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» узачак.
Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык компания өч көн дәвамында 25 мең квадрат метр мәйданда нәтиҗәле игенчелек һәм терлекчелек өчен үз продукциясен, технологияләрен һәм чишелешләрен күрсәтәчәк. Чараның төп идеясе тере аралашу, тәҗрибә алмашу һәм предприятиеләрнең казанышларын күрсәтү өчен Россия агросәнәгать комплексының барлык вәкилләрен бергә берләштерүдән гыйбарәт.
Традиция буенча күргәзмә АПКның барлык төп юнәлешләрен үз эченә алган программа буенча эшләячәк. Эшлекле программаның төп вакыйгасы буларак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнашачак.
«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле аралашуы, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу һәм агросәнәгать комплексы белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны презентацияләү өчен уңайлы мәйданчык булачак.
Чарада катнашу һәм аңа керү өчен гаризаны http://tatagroekspo.ru сайтында бирергә мөмкин.