Җир тозы: Россиядә агросәнәгать комплексында иң яхшы менеджерларның беренче рейтингы башлана

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

«Җир тозы» рейтингына гаризалар кабул итү башланды, аның барышында Россия агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчеләре исемлеге булдырылачак. Беренче махсуслаштырылган тармак рейтингы  Россельхозбанк һәм Менеджерлар ассоциациясе тарафыннан оештырыла.
Рейтинг булдыруның  төп принцибы – “Россиянең топ-1000 менеджеры” кебек үк, “иң яхшылар иң яхшыларны сайлыйлар”, ягъни тавыш бирү барышында топ-менеджерлар - рейтингта катнашучылар - үз функциональ юнәлешләрендә хезмәттәшләренең  уңышларын бәялиләр.
Рейтинг лауреатларын сайлау берничә этапта уза: гаризалар бирү, онлайн-тавыш бирү, интеграль бәяләүне  исәпләү, нәтиҗәләрне бастырып чыгару. Проект нәтиҗәләре буенча 2023 елның декабрендә Россиянең иң профессиональ идарәчеләре, сигез функциональ юнәлеш буенча тармак лидерлары билгеләнәчәк.
“Агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең аерым рейтингы барлыкка килү тармакның ни дәрәҗәдә алга  китүен күрсәтә. Монда - үз уен кагыйдәләре, үз традицияләре һәм инновацияләре, үз идарәчеләре. Тарихи яктан караганда да, әйтергә кирәк, Россия өчен агросектор икътисадның иң мөһим тармагы ул. Әлбәттә инде, бу өлкәнең үз рейтингы булырга тиеш һәм ул аеруча  профессиональ идарәчеләрне билгеләргә мөмкинлек  бирәчәк”, - ди Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листов.
Катнашу өчен  гаризаларны коммерция һәм финанс, персонал белән идарә итү, маркетинг һәм коммуникацияләр, логистика юнәлешләренең югары менеджмент өлкәсендәге идарәчеләре һәм җитәкчеләре, шулай  ук мәгълүмати технологияләр буенча директорлар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен җаваплы затлар – предприятиеләрнең баш агрономнары бирә ала.
Махсус номинацияләр фәнне һәм мәгарифне, агротехнологияләрне һәм фермерлык эшен үстерүгә керткән өлешләрне  бәяләячәк. Катнашу өчен кандидатның массакүләм мәгълүмат чараларында расланган казанышлары, һөнәри конкурсларда яулаган җиңүләре, тармак бергәлеге  тарафыннан  танылуы  булырга  тиеш. 
Рейтингта катнашу өчен гаризалар кабул  итү 10 ноябрьгә кадәр барачак. Тавыш бирү этаплары – 15 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International