Татарстан делегациясе урман-яклау утыртмалары буенча халыкара конференция эшендә катнашты

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Әзербайҗаннан һәм Кытайдан 500дән артык вәкил «Агроурман мелиорациясе һәм  урман яклавын үстерү - тарих һәм үсеш перспективалары» зур фәнни-гамәли конференциясе мәйданчыгында булдылар, ул 18 - 20 октябрьдә Волгоградта РФАнең Агроэкология федераль фәнни үзәге базасында узды.  

Чара федераль һәм төбәк башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарының актив ярдәме белән Россия  Федерациясе   Президенты Киңәшчесе – Россия  Федерациясе   Президентының климат мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Руслан Эдельгериев катнашында узды. Конференциядә Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, РФА академигы  Петр Чекмарев, РФА академиклары һәм әгъза-корреспондентлары, Россиянең әйдәүче  галимнәре катнашты.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Идел буе Мелиорация-су хуҗалыгы» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татарский»  агрохимия хезмәте үзәг”  ФДБУ директоры Әнәс Локманов, Татарстан  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Фатыйх Янбаев катнашты. 

Конференциядә илнең әйдәүче белгечләре территорияләрнең уңдырышсыз җирләргә әйләнүе, урман мелиорациясе, климат үзгәрешләре, агроурман  ландшафтларының биологик төрлелеген саклау темаларына фәнни докладлар белән чыгышлар ясадылар.  

Марс Хисмәтуллин «Татарстан Республикасында гидромелиорация һәм агроурман мелиорациясе үсеше» темасына доклад белән чыгыш ясады. Татарстан вәкиле фәнни конференциядә катнашучыларны Татарстанда мелиорацияне үстерү, туфракның әчелеген киметү,  шулай ук мелиорация фәнен үстерү буенча алып барыла  торган эшләр  белән таныштырды. Билгеләп үтелгәнчә, башкарыла торган эшләр нәтиҗәсендә   республикада ел саен 5-6 мең гектар мәйданда яңа сугарулы  җирләр торгызыла һәм кертелә, 70-80 мең гектар мәйданда җирләр  известьлана. 

Ул агроурман мелиорациясе мәсьәләләренә аерым тукталды, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне җил һәм су эрозиясеннән яклау буенча өстенлекле эш юнәлешләре турында сөйләде. Галим әйтүенчә, хәзерге вакытта, җирләрне мелиорацияләүнең һәм аларны деградациядән яклауның иң экологик, арзан, ышанычлы һәм озак вакыт тәэсир итә торган төп чара  буларак, агроурман мелиорациясен үстерүгә Татарстан Республикасында аерым игътибар бирелә.  

Республикада 51 урман питомнигы һәм Саба районында уникаль урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, ул Европадагы иң зур автоматлаштырылган питомник булып тора. Төбәк питомникларында ел саен 35 млн данәдән артык стандарт утыртма материал үстерелә, шул исәптән Саба орлыкчылык үзәгендә - ябык тамыр системасы белән 12 миллионнан  артык үсенте, аларның яшәеш  проценты 95-99%ка җитә. Тагын  шунысы  билгеләп үтелде, агроурман мелиорациясе чаралары Органик авыл хуҗалыгы буенча республика программасы чаралары исемлегенә иң нәтиҗәле, озак сроклы чараларның берсе буларак кертелгән, сугару чаралары  урман полосалары белән яклана торган кырларның уңышын 20-25%ка арттырырга мөмкинлек бирә.

Республика мелиорация хезмәтенең агроурман мелиорациясен үстерүгә керткән өлешен билгеләп, Марс Хисмәтуллин мелиорацияне үстерү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында республикада  урман-яклау утыртмалары булдыру буенча эш алып барылуын ассызыклады. Әлеге эш нәтиҗәсендә ел саен 3000 гектардан артык мәйданда урман полосалары проектлана һәм утыртыла. Моның өчен Мелиорацияне үстерү буенча максатчан республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 160-180 млн. сум  күләмендә максатчан финанс  ярдәме бирелә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан дәүләт ярдәме чаралары эшләнде, алар фәнни нигезләнгән игенчелек системасын тәшкил итә, аерым алганда, игенчелекнең агроландшафт системалары проектларын төзү өчен  хуҗалыкларга  80% кайтарыла, шулай ук  урман-яклау утыртмалары  булдыруга чыгымнарның 95%ын финанслау   каралган. 

2011 - 2022 елларда республикада агроурман мелиорациясенә 1 830 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән, 32 мең гектар мәйданда  урман-яклау полосасы утыртылган. «Бу, территориядә җирләрнең деградацияләнүенә каршы экологик каркас булдырып, 130 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен су һәм җил эрозиясеннән якларга мөмкинлек бирде», - дип, нәтиҗә ясады Татарстанның федераль мелиорация хезмәте җитәкчесе.

Форумның эшлекле чаралары кысаларында РФАнең Агроэкология федераль фәнни үзәге җитәкчелеге белән агроурман мелиорациясен үстерү мәсьәләләре буенча төзелгән килешүләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре, «Җирләрнең уңдырышсызлануына каршы көрәш буенча Татарстан Республикасының илкүләм гамәлләр программасы (НПДБО Р.Татарстан)»ның  2023 елда үтәлеше турында фикер алышу  узды.   Килешү кысаларында Россия Федерациясе территориясендә климат һәм экология  мониторингы һәм фаразы системасын киңәйтү өлешендә актив климат  матдәләрен мониторинглауның бердәм илкүләм системасын булдыру каралган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International