Министрлыкта терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгаклар ясадылар

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгаклар  ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында, агымдагы елның 10 аенда 1 млн. 393 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 110%, дип хәбәр итте. Бер сыердан  уртача   6 мең 476 кг сөт савылган. 
1 ноябрьгә 628 мең баш  мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан -  458 мең баш  дуңгызлар, артым  - 1%, сарыклар һәм кәҗәләр - 53 мең баш, атлар - 19,4 мең баш, кош-корт - 14,5 мең баш,   узган елга карата артым  - 4%.
Мөгезле эре терлекләр санын   иң күп арттыручылар арасында: Минзәлә, Бөгелмә районнары (узган  елга  карата + 4,5 мең баш), Кукмара, Алабуга, Балтач районнары (+ 1,5 мең баш). Әтнә һәм Мамадыш районнарында да үсеш динамикасы югары. 
 26 районда сыерлар саны кимегән. Иң күп киметүчеләр арасында:  Яңа Чишмә районы  (- 7 мең), Алексеевск районы (- 3,5 мең). Актаныш, Зеленодольск, Апас һәм Теләче районнарында  1,5әр мең башка кимегән.
Үзләренең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру исәбенә Минзәлә районында сыерлар  саны 1,5 мең башка арткан, Алабуга районында -  850 мең башка, Бөгелмә һәм Кукмара районнарында 500әр мең башка  арткан. 
Аннары нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Ул, агымдагы елның 10 аенда бозаулар туу  күрсәткече 100%,    дуңгызлар буенча бу  күрсәткеч узган елга   карата 99% булды, дип билгеләп  үтте. 
Бәрәннәр һәм тайлар  туу буенча  уңай динамика саклана, шулай ук иҗтимагый  секторда да,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да сыерларны һәм яшь таналарны орлыкландыру буенча уңай нәтиҗә күренә. 
Республика буенча бозаулар туу буенча тотрыклы үсеш белән эшләүче хуҗалыклар бар, болар: Әтнә, Саба, Арча муниципаль районнары. 19 район тискәре күрсәткечләр белән эшли һәм алар бу  тискәре өзеклекне арттыруны  дәвам итәләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International