«Идея» технопаркында ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов рәислегендә импортны алыштыру һәм агробиотехнологияләрдәге заманча трендлар темасына чираттагы проект сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты. Ул Татарстан Республикасында гамәли генетика ярдәмендә сөт терлекчелеген үстерү проектын презентацияләде.
Түгәрәк өстәлгә Bionovatic ГК, «Казансельмаш» ҖЧҖ, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ, шулай ук Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан дәүләт аграр дәүләт университеты, КХТИ, КФУ, «Квантовая Долина» инновацион фәнни-технологик үзәге ИК» фәнни бергәлек вәкилләре җыелды.
“Бу инде икенче түгәрәк өстәл, анда үз эшенә бирелгән профессионаллар катнаша. Киләчәктә без нефть химиясе һәм робототехника буенча сессияләр үткәрергә җыенабыз. Әлеге чаралар ярдәмендә технопарк үсешендәге өстенлекле тармак юнәлешләренең күтәрелүен һәм алга китүен көтәбез”, - дип билгеләп үтте “Идея” технопаркы генераль директоры Диас Сафин.
Бүгенге көндә агробиотехнологияләр Россиядә мөһим трендларның берсе булып тора, ә фәнни-технологик алгарыш өлкәсе биология, техника, химия һәм авыл хуҗалыгы фәннәре үсешенә бәйле.