Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау” темасына Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен стажировка узды.
Туризм буенча дәүләт комитеты, республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре ике көн дәвамында түбәндәгеләрне өйрәнделәр:
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшчәнлегендәге аспектлар;
- кече хуҗалыкларны үстерү программалары;
- терлекчелек тармакларын үстерү программалары;
- үсемлекчелек тармакларын үстерү программалары;
- АПКны техник җиһазлау программалары;
- АПКның инновацион, максатчан инвестицион һәм социаль программалары.
Бүген, стажировка тәмамлангач, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Ленар Гарипов катнашучыларга уку таныклыклары тапшырды.