Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Республикада 9 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск  районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә  3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,   министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм  министр  урынбасары Рафаэль Фәттахов Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең эше белән таныштылар. 
Узган 10 ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 789,0 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 7 315,0 тонна яшелчә, шул исәптән 4 528,0 тонна бәрәңге, 457,3 тонна үлчәүле сөт, 548,8 тонна шикәр, 770,1 тонна ит, шул исәптән 443,4 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыруда 35 муниципаль район катнашкан, 9 477 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр уздыру  2023 елның 23 декабренә кадәр планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International