«Бәхетле» компанияләр төркеме үз супермаркетларында фермер һәм импорт продукциясе күләмнәрен арттыруны планлаштыра

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

«Бәхетле» компанияләр төркеме бизнес трансформациясе кысаларында фермер һәм эксклюзив импорт продукциясе юнәлешендә  махсуслашкан тәэмин итүчеләр санын арттырырга уйлый. Быел «Бәхетле»нең товар әйләнеше узган елның шул  чорына караганда 8%ка арткан, әлеге күрсәткечләр компанияләр төркеменең тәэмин итүчеләре белән очрашуда яңгырады. Шулай ук яңа стратегия буенча, «Бәхетле» үзе җитештерә торган товарларга, турыдан-туры кайтарыла  торган импорт товарларына, натураль  фермер продукциясенә һәм премиаль  брендлар белән коллаборациягә басым ясарга ниятли.
Россия шәһәрләрендәге ваклап сату кибетләре хәзер традицион имидж юнәлешен күрсәтә, ә компанияләр төркеме социаль һәм корпоратив азык-төлек  юнәлешендә диверсификацияләнә.
Хәзерге вакытта “Бәхетле”  Татарстанның төрле торак пунктларында 850 мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениесе балаларын тукландыруны  тәэмин итә. Алар арасында Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Буа, Биектау, Әтнә, Кама Тамагы, Апас һәм Чүпрәле районнары учреждениеләре  бар. Киләчәктә компанияләр төркеме хезмәт күрсәтелә торган учреждениеләр санын арттырырга уйлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International