Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ставрополь крае делегациясе булды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ставрополь крае делегациясе булды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Дмитрий Яшин, Министрлык вәкилләре, шулай ук Ставрополь крае агросәнәгать комплексы җитәкчесе һәм белгечләре катнашты. 

Марсель Мәхмүтов Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре   белән таныштырды. Ул,  Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5  урында тора, дип билгеләп  үтте. Россия төбәкләре арасында республика башлангыч  нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча  - 1 урында, бәрәңге  җитештерү буенча - 2 урында, сую өчен терлек һәм кош-корт үстерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча  9 урында  тора.

Быелгы  киеренке елда да  3,5 млн. тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге һәм 250 мең тонна яшелчә җыелган. Мондый нәтиҗәләр халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 

Очрашуда катнашучылар ярдәм чараларына бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук авыл хуҗалыгына кадрлар җәлеп итү темасына сөйләштеләр. 
Кунаклар җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерделәр һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы  казанышларын бәяләделәр. 




 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International