Быел Россия Федерациясенең Төп законына – Россия Федерациясе Конституциясенә 30 ел тула. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” дигән Бөтенроссия онлайн-конкурсы игълан ителде. Конкурста 18 яшьтән кечерәк булмаган Россия гражданы катнаша ала. Моның өчен түбәндәге сайтта тест узарга кирәк: https://constitution.er.ru/?u=CkFiihn7eih5Gd1lrvc5FC
Тест 10 сораудан тора, аны узу өчен 10 минут вакыт бирелә. Тестны 1 мәртәбә генә үтәргә мөмкин.
Катнашучының бурычы - 10 минут эчендә барлык тест биремнәрен үтәп өлгерергә һәм, тест тәмамланганнан соң, система балларны исәпләп чыгарсын өчен «закончить» командасын активлаштырырга. Тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга электрон почтага сертификат киләчәк.
Җиңүчеләр исемлеге 30 ноябрьдә сайтта басылып чыгачак. Проектның приз фонды 1,5 млн. сум тәшкил итә. Тест нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче бүләкләнәчәк.