Татарстанның “Фермер мәктәбе”ндә катнашучылар агротуризмның уңышлы проектларын өйрәнделәр

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасында “Фермер мәктәбе” белем бирү проектында катнашучылар  теоретик  уку өлешен тәмамладылар.  Укучылар бу чорда  агротуризм һәм авыл  хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешләре  буенча проектларны гамәлгә ашыручы  алдынгы эшкуарлардан тәҗрибә туплыйлар.     
Беренче күчмә дәресләр Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарының җитештерү мәйданчыкларында узды. Катнашучылар Идел яры буенда урнашкан ял базасында һәм мунча комплексында, аннары Татарстанда бердәнбер булган виноград плантациясендә булдылар. Эшкуарлар бизнес-проектын башлап җибәрү, грант конкурсларында катнашу, партнерлар эзләү, республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә туристлар  җәлеп итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Уңышлы эшләүче эшкуарлар белән очрашу һәрвакыт куелган максатка ирешү өчен яңа стимул бирә. Практик дәресләр барышында өйрәнгән тәҗрибә безгә бизнес-проектларны яклауда гына түгел, ә алдагы эшчәнлектә дә файдалы булачак, диләр катнашучылар.
Агросәнәгать комплексы өчен кадрлар булдыру - авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим адым. «Фермер мәктәбе» проекты нәкъ менә шул мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән, аның программасы белгечләрне яңа  баштан профессиональ  әзерләүгә һәм биредә укучылар  барлык алган  белемнәрен  шунда ук практикада куллана алырлык  итеп төзелгән. Программаны тәмамлаган 104 кеше авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнес-проектларын ачып җибәргәннәр  инде. Яңа уку курсы йомгаклары буенча тагын 40 проектны яклау планлаштырыла.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымы бу  елның декабрендә тәмамланачак. Тыңлаучылар ике юнәлеш: «Авыл агротуризмы» һәм “Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе” буенча белем алалар. Проект Россельхозбанк һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International