Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның беренче аена терлекчелек буенча йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында, агымдагы елның 1 аенда 144 мең 615 тонна сөт савылган, дип билгеләп үтте, бу узган ел белән чагыштырганда 10 мең тоннадан артыграк, ягъни 108% тәшкил итә. Бер сыерга 9% артым туры килә. Терлек һәм кош-корт ите 33 мең тонна җитештерелгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 4%ка кимрәк. Сыер ите - 7,8 мең тонна, узган елга карата 96%, дуңгыз ите 8 мең тонна - 104%, һәм кош ите 17 мең тонна җитештерелгән, 2023 елга карата 92%.
Эре дуңгызчылык комплексларында дуңгызлар саны 1 февральгә 447 мең баш исәпләнә, алар 1 мең 300 башка арткан. Агро-Строй терлекләр санын 8 мең башка кадәр тергезгән, Кама Беконы - 3 мең башка, Нәүрүз 2,5 мең башка арттырган. Шулай ук Авангард һәм Феникс терлекләр санын 200дән 600 башка кадәр арттырган.
Республикада сарыклар саны 51 мең баш исәпләнә. Иң зур үсеш Нурлат һәм Арча районнарында күзәтелә - 600 баштан артык. Актаныш һәм Питрәч районнарында - 350 баштан артык. Алабуга, Югары Ослан, Зәй, Әгерҗе һәм Теләче районнарында да узган елга карата уңай динамика күзәтелә. Аларда сарыклар саны 100 баштан күбрәккә арткан.
Гыйнвар аенда 105 млн. 254 мең йомырка җитештерелгән, бу узган елга карата 94% тәшкил итә. Түбәнрәк процент тавыкларның баш саны кимүгә бәйле. Йомырка җитештерү буенча иң зур кимү - «Ак Барс» холдинг компаниясендә - 3 млн. 280 мең данәгә кимегән һәм «Чаллы Бройлеры»нда - 994 мең данәгә кимегән. Йомырка җитештерүне арттыручылар арасында -Д.М. Шәңгәрәев фермер хуҗалыгы, Мөслим районының «Заря» хуҗалыгы, Түбән Камадан “Зәйнуллин” КФХ. Болардагы үсеш кош-кортлар санын арттыру исәбенә булган. Бөгелмә районының нәсел репродукторы үзенең җитештерү комплексын торгызган.
“Барлык төр хайваннар буенча идентификацияләүне 100%ка җиткерергә кирәк, чөнки 1 сентябрьдән “Меркурий” системасы аша терлекчелек продукциясен сату мөмкинлеге булмаячак”, – дип тәмамлады чыгышын Сирень Нигъмәтҗанов.
Аннары нотык белән нәсел эше һәм хайваннар үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, агымдагы елның гыйнварында 23,7 мең бозау туган, 28,2 мең баш сыер һәм тана орлыкландырылган, дип хәбәр итте. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да сыерларны һәм таналарны аталандыру буенча шактый зур эш башкарылган.
Аннары Дамир Миңнебаев 2024 елда нәселле умартачылыкны үстерү кирәклеге турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле хуҗалыкларга урта рус токымлы, Татарстан тибындагы урта рус токымлы умарта пакетларын җитештерү һәм сатуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирү юлы белән ярдәм күрсәтә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге ярдәмне республика территориясендә эшләүче, ветеринария ягыннан имин булган, максатчан, документаль расланган зоотехник исәп алып баручы һәм бал кортларын орлыкландыруның инструменталь ысулын кулланып, нәсел продукциясен генетик анализлау лабораториясендә килеп чыгышының дөреслеген раслап, фәнни нигезләнгән селекция-нәсел эшен алып баручы нәсел хуҗалыкларына гына күрсәтә.
Субсидия, өстәлгән бәягә салымны (НДСны) кертмичә, сату бәясенең 50% ставкасыннан исәпләнә, әмма 1 умарта пакетына 2,5 мең сумнан артык түгел. Бал кортлары оялары саны буенча нәсел репродукторы өчен мәҗбүри таләпләр бар, беренчедән, аларның саны 200дән ким булмаска тиеш. Икенчедән, ел дәвамында нәселле умарта пакетларын сату буенча таләп - аларның саны ел башында булган умарта оялары саныннан 20%тан да ким булмаска һәм умарта оялары узган елгы дәрәҗәдән дә ким булмаган санда сакланып калырга тиеш.