Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветераннарын котлау тантанасы узды. Министр урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Наил Сабиров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов 93 яшьлек Солтан Алиевны һәм 85 яшьлек Рөстәм Булатовны туган көннәре белән котладылар.
Министр урынбасары аларның тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләде, ветераннар икесе дә Буа районы, Иске Тинчәле авылыннан чыкканнар, икесе дә Буа ветеринария техникумында укыганнар, икесе дә төрле елларда үз хезмәт эшчәнлекләрен «Волга» колхозында баш зоотехник булып башлаганнар.
Ветераннарга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы карары белән Марс Алиев ветераннарга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгаларын тапшырды.