Министрлыкта Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Утырыш Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов катнашты.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек  идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча башкарылган  эшләргә  йомгак ясады һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.
“Узган ел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек  идарәсе яңа үсеш  этабы кичерде, һәркөнне яңа чынбарлык барлыкка килә, шул исәптән цифрлы технологияләр белән дә.  Идарә  ачыграк була  башлады, ә көндәлек мәшәкатьләр   – уңайлырак”, - дип билгеләп үтте Альберт Борһанов.

Техникага тикшерү уздыру - үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы имин куллану өчен кирәкле төп һәм мәҗбүри чараларның берсе. Хисап елында 71 259 берәмлек үзйөрешле машина  һәм тагылмалар техник тикшерү узуга  тапшырылган һәм аны  узу турында таныклык бирелгән, бу барлык теркәлгән машиналар саныннан 72% тәшкил итә. Агросәнәгать комплексында техникага тикшерү уздыру дәрәҗәсе 85% тәшкил итә. Сәнәгать тармагында бу күрсәткеч 87% тәшкил итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча физик затлар милкендәге үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның нибары 54%ы  гына  техник тикшерү узган.  

“Гостехнадзор Эксперт” белешмәләре базасында 238 меңнән артык тракторчы-машинист   таныклыгы исәпләнә, бу үзйөрешле машиналар белән идарә итүне контрольдә тоту, таныклыкларны тергезү һәм алыштыру мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. 2023 елда барлыгы        18 686 тракторчы-машинист таныклыгы бирелгән (алмаштырылган). 

Альберт Борһанов шулай ук Идарәнең 2024 елга төп бурычларын атады. Техник тикшерү узуның сыйфатын һәм күләмен, шәхси техника хуҗаларының үзйөрешле техникасына игътибарны  арттыру. Территориаль бүлекчәләрдә инженер-инспекторларның эш шартларын яхшырту, аларның эшчәнлеген яңа җайланмалар, контроль-үлчәү приборлары һәм форма  киеме белән тәэмин итү дә бик мөһим. Электрон хезмәтләр күрсәтү  өлешен арттыру. Яңа алымнар, төбәкләрнең алдынгы практикалары һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итү нигезендә үзйөрешле машиналарның һәм аттракционнарның техник торышына күзәтчелекне оештыруда Үзәк аппарат  бүлекләренең һәм  территориаль бүлекчәләрнең нәтиҗәле  эшләвен  арттыру. Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлгән үзйөрешле техниканың булуы яисә булмавы турында мәгълүмат  бирү.  

Йомгаклау сүзе белән Ленар Гарипов чыгыш ясады. Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында  18,2 меңгә якын үзйөрешле авыл хуҗалыгы машинасы һәм 6 меңнән артык трактор тагылмалары файдалануда. 
Техниканың актив яңартылып торуына да карамастан, авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре иске машиналар кулланмыйча кыр эшләрен агротехник срокларда үткәрә алмыйлар. Шуңа күрә барлык техника,  чыгарылыш елларына карамастан, механизаторларның һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның иминлеген тәэмин итә торган  нормаларга туры килергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт техник күзәтчелек  идарәсенә аларның имин куллану  нормаларын контрольдә тоту буенча өстәмә йөкләнеш өстәлә.    

“Техникага  еллык  тикшерүләр уздыру чорында һәм аннан файдалану  процессында үзйөрешле һәм тагылмалы техниканың техник торышына контрольне көчәйтергә кирәклегенә игътибарны арттырырга телим, чөнки кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере  шуңа бәйле”, – дип ассызыклады Ленар Гарипов.
Утырыш ахырында Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уңышлы эшләгән хезмәткәрләренә  бүләкләр һәм 2023 елгы эш йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен дипломнар  тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International