Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты булды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Гувейа Доминик Ньикадзино Чивенга белән очрашу узды.

Константино Чивенга Россиягә ил җитәкчелеге чакыруы буенча Киләчәк Уеннары чараларында катнашу өчен килгән. 

Иртә белән аны Казан Кремлендә  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте.  Татарстан Рәисе,  Африка - табигый байлыклары һәм потенциалы буенча уникаль материк, дип ассызыклады. “Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында Африканың роле алга таба үсә. Соңгы елларда Африка континентының икътисадый үсешендә шактый зур темплар  күренә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Россия өчен Африка мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый партнер булып тора, аның белән хезмәттәшлек итү барлык өлкәләрдә дә актив  үсеш таләп итә, дип  ассызыклады ул.  

“Зимбабве - Африка континентында Россиянең  ышанычлы союздашы, аның  белән безнең арада ныклы, ышанычлы, дустанә  мөнәсәбәтләр урнашгтырылды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча яклар арасында товар әйләнеше 138 миллион доллар тәшкил итте.

Очрашу вакытында энергетика, машина төзелеше, медицина, ИТ һәм АПК кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал булуы ачыкланды.  

Константино Чивенга, Зимбабве Россия Федерациясе белән бизнес алып баруга һәм хезмәттәшлекнең яңа төрләрен үстерүгә тулысынча ачык, дип ассызыклады. “Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. АПК - илебез икътисады тора торган баганаларның берсе. Безгә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы, аерым алганда, безне сезнең сугару системалары өлкәсендәге эшләнмәләрегез  кызыксындыра”, - дип өстәде Зимбабвеның беренче вице-президенты.

Министрлыкта Ленар Гарипов Константино Чивенгага республиканың агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен күрсәтте. Ул узган елгы  уңышлар  турында  мәгълүмат  бирде: 3,6 млн тоннадан артык ашлык  җыелды,  шикәр чөгендеренең тулаем җыемы - 1,7 млн тонна, май  культуралары - 488 мең тонна, бәрәңге -  880 мең тонна, яшелчәләр 264 мең тонна җыеп алынды, диде  ул. 

“Татарстанның тулаем төбәк продуктында агросәнәгать комплексы продукциясенең өлеше 8% тәшкил итә. Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Сөтне җан башына куллану нормасыннан - 58%ка, итне - 21%ка, йомырканы 29%ка күбрәк җитештерәбез”, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International