Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районында булды. Анда аны район башлыгы Ленар Нургаянов озата йөрде.
Утырышка кадәр Марат Җәббаров Иж-Бубый авылының тарих музеенда булды, анда районның бай мирасы белән танышты, шулай ук авыл территорияләрен үстерү кысаларында инвестиция проектлары турында фикер алыштылар.
Аннары «Локо-Тех» ҖЧҖенең локомотивларны ремонтлау цехларын карадылар һәм Чапаев урамында күптән түгел төзелгән яңа блок-модуль котельнясында булдылар. Соңгы пункт итеп, министр Әгерҗе районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсендә булды.
Әгерҗе муниципаль районы Советының «Әгерҗе муниципаль районының 2023 елда социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар турында» утырышында Марат Җәббаров, Әгерҗе районы республиканың тотрыклы үсештәге муниципалитетларның берсе булып санала, дип билгеләп үтте.
«Башлангыч исәпләүләр буенча, 2023 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 9,3 млрд.сумлык булган, 1,4 млрд. сумлык - авыл хуҗалыгы продукциясе, 5,2 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелгән, 8,7 мең кв. м торак төзелгән. Муниципалитет һәм тулаем республика икътисадына Әгерҗе ит комбинаты, Әгерҗе райпосы, «Нәүрүз» ҖЧҖ кебек предприятиеләр үзләреннән зур өлеш кертәләр”, – дип билгеләп үтте министр.
Район икътисадында аграр комплекс мөһим урын алып тора, диде министр. 2023 ел йомгаклары буенча АПК рейтингында республика районнары арасында район 42нче урында тора. 2023 елда районда 1,4 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре 49,8 мең тонна ашлык суктырган, терлекчеләр 17,1 мең тоннадан артык сөт савылган һәм сугым өчен 1,9 мең терлек һәм кош-корт үстерелгән.
2023 ел йомгакларыннан күренгәнчә, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республика рейтингында Әгерҗе районы 29нчы урында тора. Бүген сезнең районда тәүлеклек савым 50 тонна тәшкил итә, диде ул.
"Сөт - хуҗалыклар өчен көндәлек керем чыганагы. Продукциягә бәяләр тотрыкланды, җитештерүчеләр өчен дә кызыгырлык. Биредә лидер-районнар тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк", - дип, игътибар бирде Марат Җәббаров.
Ел йомгаклары буенча районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 31,5 мең сум булган. Узган ел сездә яхшы динамика күзәтелде. Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын алга таба арттыру өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк.
2023 елда кече хуҗалыкларны үстерү өлешендә район республика районнары арасында 34нче урында тора. Район җитәкчелеге, шулай ук җирлекләр башлыклары түбәндәгеләргә игътибар юнәлтергә тиеш:
- авылда эшлекле активлыкны кызыксындыру эшен дәвам итәргә;
- аграр секторны алга таба үстерү буенча комплекслы чаралар планын эшләргә;
- гамәлдәге программалар кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә районның перспективалы проектларына дәүләт ярдәме буенча тәкъдимнәр кертергә.