Бүген Игенчеләр сараенда «Эш батыры – ил батыры» конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Тантанада республиканың төрле муниципаль районнарыннан барлыгы 15 җиңүче булды.
Әлеге конкурс узган елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Сабантуй» балалар журналы тарафыннан игълан ителгән иде.
Конкурс ике номинациядә узды. Аның шартлары буенча укучылар авыл кешеләренең хезмәт батырлыклары турында инша, шигырь язарга, видеоролик төшерергә тиеш иделәр. Конкурска республикабызның барлык почмакларыннан 40ка якын эш килде. Катнашучыларның географиясе киң: Актаныш, Азнакай, Арча, Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әгерҗе, Азнакай, Чаллы, Алабуга, Саба, Зеленодольск районнарыннан алып Казанга кадәр.
Министрлыкка килгәч, җиңүчеләр авыл хуҗалыгы тарихы музее белән таныштылар. Музей директоры Наил Сабиров балаларга республиканың бүгенге агросәнәгать комплексының оешу этаплары турында сөйләде.
Аннан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, авыл хуҗалыгы - республикабызның динамик үсештәге тармагы, дип билгеләп үтте.
“Нәкъ менә авыл халкының авыр, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә безнең өстәлләрдә һәрвакыт икмәк, сөт, яшелчәләр бар. Бәлки, сезнең арагызда да үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүчеләр бардыр. Һәрберегезне чын күңелдән котлыйм һәм алга таба җиңүләр телим”, - дип, мөрәҗәгать итте ул балаларга.
Конкурс йомгаклары буенча һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Шулай ук “Сабантуй” журналының 100 еллыгы уңаеннан ике балага кызыксындыру призлары бирелде.